news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Созвездие-Йолдызлык» фестивале катнашучылары өчен туры эфирлар уздыра башладылар

Буа, Питрәч һәм Яшел Үзән зональ турлары июнь аеның икенче яртысында булыр дип планлаштырыла.

«Созвездие-Йолдызлык» фестивале катнашучылары өчен туры эфирлар уздыра башладылар
Илнар Төхбәтов

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). «Созвездие-Йолдызлык» фестивале дирекциясе Инстаграм-аккаунтында туры эфирлар сериясен башлап җибәрде. Бу хакта фестиваль хәрәкәтенең матбугат үзәге хәбәр итә.

«Созвездие-Йолдызлык» фестивале үзиизоляция чорында зональ турлары үткәрелеп өлгермәгән катнашучылар белән онлайн-форматта эшли башлады. Беренче булып Буа зональ турында катнашучылар эфирга чыкты. Болар — Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Апас, Кама Тамагы, Югары Ослан һәм Тәтеш районы балалары.

Концертларны алып баручы Марина Ясельская педагоглар, ата-аналар һәм балалар белән аралашты. «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә катнашучылар үзизоляциядәге репетицияләр тәҗрибәсе турында сөйләделәр. Интернет тамашачылар өчен җырлап-биеп тә күрсәттеләр.

Бүген туры эфирга Питрәч зональ турында катнашучылар чыкты. Болар — Питрәч, Балык Бистәсе, Лаеш, Мамадыш районы балалары. 6 майда туры Инстаграм аша туры эфирга Зеленодольск зональ турына катнашучылар чыгачак.

  • Пандемия сәбәпле фестивальнең сайлап алу турлары тулысынча үткәрелеп өлгермәгән иде. Казан, Азнакай, Түбән Кама, Мөслим, Чаллы, Аксубай һәм Теләчедә үткәрелде. Ә Буа, Питрәч һәм Яшел Үзән зональ турларында чыгыш ясарга тиешле балалар чыгыш ясап өлгерә алмаганнар иде.
  • Буа, Питрәч һәм Яшел Үзән зональ турлары июнь аеның икенче яртысында булыр дип планлаштырыла. «Созвездие-Йолдызлык» фестиваля финалы һәм суперфинал Казанда сентябрьнең икенче яртысында булырга мөмкин.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100