Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Созвездие-Йолдызлык” фестивале 15 еллыгын билгеләп үтә
Юбилей елында чарада Кырым Республикасы шәһәрләре балалары да катнаша
(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”). Быел эстрада сәнгатенең “Созвездие-Йолдызлык” телевизион яшьләр фестивале үзенең 15 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан, фестивальнең зона этаплары Татарстанда гына түгел, ә Кырым Республикасы (Керч, Севастополь, Бакчасарай) шәһәрләрендә дә узачак. 12 гыйнварда башланып киткән сайлап алу турлары өч айга якын дәвам итә. Бәйгенең финал өлеше һәм гала-концерт апрель аена планлаштырыла.
ХV ачык телевизион эстрада сәнгате яшьләр фестивале Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Конкурста катнашучыларның номерлары әлеге канкойгыч вакыйгага багышланган булуы шарт. Фестиваль лауреатлары концертлары Җиңү көне алдыннан Россия Кара диңгез флоты флагманы — “Москва” ракета крейсеры (Севастополь) һәм Татарстан шәһәрләрендә уздырылачак, дип хәбәр итә аны оештыручылар.
Фестивальнең йомгаклау концертын 25 апрель көнне Казандагы “Пирамида” мәдәни күңел ачу комплексында Казанда уздыру ниятләнә. Чараның махсус кунаклары исә — ТӨРКСОЙ илләре вокалистлары һәм вокал төркемнәре.
“Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате телевизион фестивале республиканың беренче Президенты, хәзер исә Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев хәер-фатыйхасы белән республикакүләм үткәрелә башлап, хәзер аның ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырылуын һәм Татарстан чикләрен узып, илкүләм танылу алуын искәртик.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз