news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе беренче кастингына йомгак ясады

Арт-резиденция тамашачылар өчен бу елның ноябрендә ишекләрен ачачак.

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Созвездие-Йолдызлык» фестивале арт-резиденциясенең театр бүлеге үзенең беренче спектакленә кастинг үткәрде.

Резиденция Лопе де Веганың «Хитроумная влюбленная» спектакле премьерасы белән ачылачак, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат үзәге. Комедияне резиденция советы чакырган режиссер — С. Герасимов исемендәге Бөтенроссия дәүләт кинематография институтын тәмамлаган Александр Туманов куя.

«Безнең театрның төп максаты — профессионалларга эш урыны бирү. Алар Марсель Сәлимҗанов, Юрий Федотов, Михаил Борисов һәм башкалар кебек остазлар салган традицияләрне саклау идеясен күзаллый», — ди резиденциянең сәнгать җитәкчесе Дмитрий Туманов. Ул «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясенең эксперименталь театр түгеллеген ассызыклады.

Кастингта Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, Казан дәүләт мәдәният институты, И.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте, Казан театр училищесы, шулай ук Россия театр сәнгате — ГИТИС университеты студентлары һәм аны тәмамлаучылар катнашты.

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов сүзләренә караганда, тиздән спектакльнең репетиция процессы башланачак. Әлегә репетиторлар төркеме яңа состав белән шөгыльләнәчәк.

Спектакльдәге рольләр инде бүленүгә карамастан, арт-резиденциянең театр бүлекчәсе тагын бер кастинг уздырырга планлаштыра. Аның көне һәм вакыты бүген узачак резиденция советының беренче утырышыннан соң билгеле булачак.

«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе тамашачылар өчен бу елның ноябрендә ишекләрен ачачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot