news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Созвездие/Йолдызлык-2010» фестиваленың конкурс көннәре башлана

Эстрада сәнгате фестивале 19 февральга кадәр дәвам итәчәк

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). 15-19 февраль көннәрендә Казанның А.Гайдар исемендәге Яшьләр үзәгендә республика башкаласының «Созвездие/Йолдызлык-2010» эстрада фестивале конкурсы уздырылачак. Мәктәп укучыларына, студентларга - яшьләргә гуманитар-мәдәни белем бирү юнәлешендә ярдәм итүне максат иткән әлеге чара Казан мэриясе тарафыннан, шәһәрнең балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитеты һәм район хакимиятләре белән берлектә, оештырылды, дип хәбәр итә шәһәр Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлеге.

 Казанда 1992 елдан бирле ел саен үткәрелеп килгән шушы фестиваль тиз арада танылу алып, 2001 елдан ул ТР Президенты карамагында уздырыла башлады. Быел исә фестиваль Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына багышлап уздырыла һәм, фестиваль шартларында каралганча, жюри хөкеменә конкурсантлар үзләренең чыгышларын хәрби тематика буенча тәкъдим итәргә тиешләр. Алар исә «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс» номинацияләре буенча бәяләнә һәм беренче, икенче дәрәҗә алганнары «Созвездие/Йолдызлык» фестиваленың республика күләмендәгесенә катнашу хокукына ия була.   

 Искәртеп үтәбез: эстрада фестиваленың былтыр үткәрелгәнендә 3 меңнән артык катнашучы булып, 180 вокалчы, шәһәрнең 43 вокал һәм 55 хореографик коллективы үзен иң яхшы яктан күрсәтү өчен ярышта көч сынашкан иде.


news_right_1
news_right_2
news_bot