news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Созвездие-Йолдызлык» Лаешта Ватан Геройлары көненә багышланган концерт тәкъдим итә

«Созвездие-Йолдызлык» Лаешта Ватан Геройлары көненә багышланган концерт тәкъдим итә
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Бүген, Ватан Геройлары көнендә, «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәте артистлары Татарстанның Лаеш районында бәйрәмгә багышланган концерт белән чыгыш ясаячак. Бу хакта хәрәкәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара ТР Яшьләр эшләре министрлыгы грантлары конкурсында җиңгән «Ватан киләчәге» проектының бер өлеше булып тора. Программада «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәтенең Россия һәм дөньякүләм масштабтагы артистлары катнашачак, дип билгеләп үтәләр матбугат хезмәтендә.

«Ватан Геройлары көне – ул туган илебез хакына батырлык һәм фидакарьлек күрсәткән геройларны хөрмәтләү көне. «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәте артистларының бу көнне Лаеш районында патриотик концерт белән чыгыш ясавы символик мәгънәгә ия», – дип белдерде ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.

«Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов мондый концертлар яшьләрдә гражданлык хисе һәм Туган ил тарихына хөрмәт формалаштыруның көчле коралы булып тора, дип саный. «Музыка һәм шигърият аша артистлар тамашачыларда патриотизм һәм Туган ил өчен горурлык хисе уята торган тирән эмоцияләр җиткерә», – дип белдерде ул.

Дмитрий Туманов сүзләренчә, быел «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәтенең бөтен эшчәнлеге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган. Моннан тыш, «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр театры ел дәвамында Татарстан районнары буйлап гастрольләр белән йөрде. Алар тамашачыларга «Җиңү юллары» музыкаль-шигъри спектаклен күрсәтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot