Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Созвездие-Йолдызлык» фестивале янә ЮНЕСКО яклавы астында узачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
«Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале быел янә ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе яклавы астында узачак.
Фестиваль хәрәкәтен оештыручылар адресына шул хактагы хатны комиссиянең җаваплы секретаре Александр Алимов юллаган.
«Әлеге инициатива ЮНЕСКОның - шул исәптән җанлы мирасны ачыклау, саклау һәм популярлаштыру өчен әгъза-дәүләтләр һәм җәмгыятьләрнең потенциалын ныгыту җәһәтеннән дә - программа өстенлекләре һәм принципларына туры килүен игътибарга алып, чарага ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясе яклавы тәкъдим ителүгә шатбыз», - дип искәртте Алимов.
Ел саен уза торган «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленә 2000 елда Татарстанда нигез салына. Ул ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов химаясендә уза. Барлык этапларда да катнашу бушлай.
- Быел фестиваль 22 февральдән 24 апрельгә кадәр үтәчәк һәм республиканың барлык шәһәр-районнарын колачлаячак. Фестивальнең юбилей, 25нче сезоны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышлана. Быел арадаш этаплар Казан, Түбән Кама, Чаллы һәм Болгарда, шулай ук Азнакай, Актаныш, Биектау, Балык Бистәсе, Тәтеш һәм Яшел Үзән районнарында узачак.
«Созвездие-Йолдызлык» – меңләгән яшь кеше өчен социаль лифт ул. Татарстан җитәкчелегенең иҗади элитаның булачак буынын формалаштыруга карата игътибары ярдәмендә проектның йөзләгән лауреаты Татарстан һәм Мәскәүнең әйдәп баручы югары уку йортларын тәмамлады. Аларның барысы да үз таланты белән халыкара дәрәҗәдәге проектларны, шулай ук иң яхшы телевизион эстрада программаларын бизи. Ә ЮНЕСКО яклавы безгә дөньякүләм, рухи һәм мәдәни мирасны саклаган һәм яклаган өчен тәкъдим ителде», - дип белдерде «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры, РФ Хөкүмәтенең мәдәният өлкәсендәге премиясе лауреаты Дмитрий Туманов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз