news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Созвездие-Йолдызлык» фестивале җиңүчесе Инсаф Ганибаев Дельфий уеннарында алтын алды

«Созвездие-Йолдызлык-2021» фестиваленең Гран-при иясе, Казан егете Инсаф Ганибаев кичә Красноярскида узган 2022 елгы Дельфий уеннарында вокал юнәлешендә җиңү яулады.

«Дельфий уеннарын иҗаттагы Олимпия уеннарына тиңләргә була. Аларда катнашу – үзе бер казаныш. Минем өчен шундый әһәмиятле проектта Татарстан мәдәниятен тәкъдим итү зур дәрәҗә булды. Алтын медаль белән бүләкләнгәндә, мин үзем өчен генә түгел, ә бөтен Россия аренасында үз республикамны лаеклы тәкъдим итә алуым өчен дә чиксез шат идем», - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Инсаф Ганибаев.

Проект кысаларында, Ганибаев «Иске кара урман», «Китмә, сандугач», «Җәйге урман», «Эрбет» һәм «Тормыш җыры» кебек халык әсәрләрен башкарды.

«Мин татарча җырлар белән чыгыш ясадым: Татарстан халкының байлыгы булган телебезгә һәм музыкага карата мәхәббәтне, хөрмәтне күрсәтәсе килде», - дип ассызыклады Ганибаев.

Җиңүче үз педагогларына, шулай ук «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенә рәхмәтен белдерде.

Россиядә Яшьләр өчен Дельфий уеннары илнең иҗади сәләтле балаларын һәм яшьләрен ачыклау, аларга ярдәм итү, мәгариф өлкәсендә үстерү, эстетик һәм патриотик тәрбия бирү, яшьләр арасында әхлакый кыйммәтләрне формалаштыру, илнең бердәм мәдәни киңлеген ныгыту, шулай ук төбәкләрнең мәдәни потенциалын саклау һәм үстерү өчен үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100