Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Созвездие-Йолдызлык» фестивале Эдуард Хәйруллинның соңгы чыгышын искә төшерә
«Созвездие-Йолдызлык» фестивален оештыручылар Казанда танылган журналист, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллинның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.
«Алдагы көндә генә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең күптәнге дусты Эдуард Хәйруллин «Уникс» залында узган гала-концертта чыгыш ясаган иде. Икенче көнне аның вафаты турында ишеттек», - дип хәбәр итә матбугат үзәге һәм аның фестивальдә катнашучыларга әйтелгән соңгы сүзләрен китерә.
«Сәлам, дуслар! Бүген, Космонавтика көненнән соңгы икенче көнне яңа йолдызлар кабызу өчен «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең чираттагы зур корабы очып китә. Иң көчлеләр, акыллылар, талантлылар җиңеп чыксын! Һәрберегез җиңсен! Гагарин әйтмешли: «Кузгалдык!» Алга һәм ак юллар!» дип сәламләгән ул катнашучыларны сәхнәдән.
- Кичә танылган журналист, Татарстан җитәкчесенең элеккеге матбугат сәркатибе, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллинның вафаты турында билгеле булды. Аңа 54 яшь иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз