Казанда «Созвездие-Йолдызлык» резиденциясендә булган янгыннан соң, хәрәкәтне урнаштыру өчен яңа урын эзли башладылар. Әмма «Созвездие-Йолдызлык» моңа кадәр урнашкан бинасында калыр дигән вариант та карала, чөнки бинаның сул һәм уң ягы зыян күрмәгән. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына Татарстанның Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов хәбәр итте.
«Әлегә хәл ителгән карар юк, әмма без «Созвездие-Йолдызлык»ны шунда ук урнаштырырга телибез, чөнки бинаның сул һәм уң канатлары зыян күрмәде. Моңа бәйле нәтиҗә көтәбез», – дип билгеләп үтте әңгәмәдәш.
Хәзер Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы белән берлектә артистларның гастрольләре өчен мәйданчыклар турында фикер алышу бара, дип өстәде ул.
Исегезгә төшерәбез, 14 июньдә Казанда «Созвездие-Йолдызлык» резиденциясендә янгын чыкты. Ут бинаның чормасыннан түбәсенә күчте. Янгын факты буенча җинаять эше кузгатылды.