news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә «Аршин мал алан» премьерасы була

«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә 20 һәм 21 майда «Аршин мал алан» музыкаль комедиясе премьерасы була.

«Бу спектакль Щукин исемендәге Театр институтының режиссура кафедрасы мөдире, режиссер Михаил Борисовның Казан театры өчен җайлаштырылган куелышы», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

«Безнең театрның күпчелек артистына профессиональ үсеш өчен Михаил Борисов зур роль уйнаган шәхес. Аның эшләренең берсен үз сәхнәбездә торгызып без талантлы режиссерның истәлеген яңартырга телибез», - ди режиссер Александр Туманов.

Музыкаль комедия азәрбәйҗан язучысы Гозәер Хаҗибәковның шул исемдәге опереттасы нигезендә куелган. Театр «Аршин мал алан» әсәрен төрле буын тамашачысы өчен дә кызыклы булыр дип ышана.

Спектакль 19.00 сәгатьтә башлана.

«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе Казанның Киров районында – Гладилов урамында урнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100