Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе яңа сезонын Пушкин исемендәге үзәктә ача
«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе быелгы сезонын А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәге сәхнәсендә ача. Премьера 14 сентябрьдә көтелә. Башлана - 19.00 сәгатьтә.
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, театр азәрбайҗан композиторы Гозәер Хаҗибәковның «Аршин мал алан» музыкаль комедиясен әзерли. Сезон шушы премьера белән ачылачак.
«Аршин мал алан» спектаклен моннан 10 ел элек ГИТИС профессоры Михаил Борисов җитәкчелегендә куелган булган. Борисов укучылары Дмитрий Платонов, Александр Тумановлар театраль җәмәгатьчелек соравы буенча спектакльне Казан сәхнәсендә яңартты», диелгән хәбәрдә.
Яңартылган премьераның режиссеры – «Созвездие-Йолдызлык» театрының баш режиссеры Александр Туманов.
Спектакльдә яшь артистлар - «Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатлары, ГИТИС, Б.В.Щукин исемендәге театр институты, Казан консерваториясе һәм Казан театр училищесы чыгарылышы артистлары катнаша.
«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе урнашкан бинаның түбәсендә янгын булу сәбәпле әлегә театр анда эшли алмый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз