news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Йолдызлык» арт-резиденциясе мәктәп театрлары оештыру программасына кушылды

Түбән Камада Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән «Мәктәп классикасы» федераль проектының беренче этабы эшли башлады. Россиядә мәктәп театрлары системасын булдыру РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланып киткән иде.

«Мәктәп театрлары системасын булдыру эшенә «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе кушылды. Кичә «Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов ТР Мәгариф министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан дәүләт мәдәният институты вәкилләре белән берлектә Түбән Кама мәктәпләрендә театр түгәрәкләре кураторлары булырга теләүчеләр белән әңгәмә үткәрде», дип хәбәр итә фестивальнең матбугат үзәге.

Әңгәмә барышында 84 кандидатның 23е сайлап алынган. Алар арасында Сарман, Чаллы, Алабуга, Зәй вәкилләре дә бар.

«Еш кына мәктәпләрдә театр түгәрәкләре үзешчән дәрәҗәдә оештырыла. Безнең бурыч – республика балаларына һөнәри якын килүне тәэмин итү, мәктәпләрдә зыянлы экспериментларны булдырмау, шул ук вакытта театр сәнгатенең дүрт баганасы – Константин Станиславский, Евгений Вахтангов, Михаил Чехов һәм Всеволод Мейерхольд турында нигезле белемнәр бирү», - дип концепция турында сөйләгән Дмитрий Туманов.

Булачак мәктәп театрлары кураторлары белән дәресләр үткәреләчәк. Аларга Россиянең әйдәп баручы театр осталарыннан вакыт сынавын узган белемнәр һәм тәҗрибә тапшырылачак.

«Бу алым балалар белән системалы эш алып барырга мөмкинлек бирәчәк. Чын театрга кушылу балаларыбызны тагын да социальләшкән, белемле һәм рухи яктан бай итәр дип ышанам. Һәм мин бу эштә әйдәп баручы белгечләребез катнашуына бик шат», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина.

Туманов ел дәвамында «Йолдызлык» арт-резиденциясенең яшьләр белән эшләү белгечләре мәктәп театрлары кураторларына консультатив ярдәм күрсәтәчәген билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100