Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
“Союз” транспорт корабле халыкара экипаж белән Халыкара космик станциягә уңышлы кушылды
Халыкара космик станция бортында экипажның планлаштырылган эш дәвамлыгы 169 тәүлек тәшкил итә
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген «Союз ТМА-15М» транспорт корабле 5.48 сәгатьтә Халыкара космик станциягә кушылды, дип хәбәр итә Роскосмос матбугат хезмәте.
Транспорт пилот корабле Халыкара космик станциясенең Россия сегменты “Рассвет” кече тикшеренү модуленә туктады. Якынаю процессы Космик корабль очышы һәм экипажы белән идарә үзәге белгечләре контролендә автоматик режимда узды.
Бүген Халыкара космик станциядә Роскосмос космонавтлары Александр Самокутяев, Елена Серова, Антон Шкаплеров, NASA астронавтлары Барри Уилмора һәм Терри Вертса, шулай ук ESA астронавты Саманта Кристофоретти белән озак вакытлы экспедициянең халыкара экипажы эш башлый.
Экипаж транспорт йөк корабльләре "Прогресс М-25М», «Прогресс М-26М», «Прогресс М-27М», "ATV-5 Georges Lemaitre" Европа йөк корабле һәм Япониянең "HTV-5 Kounotori" йөк корабле белән эшлиячәк. Алар шулай ук "МКС-41/42" экспедициясе экипажының өч әгъзасын Җиргә, "Союз ТМА-14М" транспорт пилот корабленә кайтаруга әзерләү белән шөгыльләнәчәк.
Халыкара экипажның «Союз ТМА-14М» транспорт пилот корабле белән Халыкара космик станциясен «Поиск» кече тикшеренү модуленә кушуны идарә итү операцияләрендә катнашуы планлаштырыла.
Моннан тыш, эш планына космик биотехнология, медицина-биология тикшеренүләре, Җирдә дистанцион тикшерү һ.б. кебек фәнни-гамәли тикшеренүләр һәм тәҗрибәләр программалары керә. Гомумән, Роскосмос космонавтлары экспедициядә 59 тикшерү үткәрәчәк. Шулай ук очыш программасында станциянең эшкә сәләтлелеген арттыру һәм Халыкара космик станциясен йөк корабльләре алып килгән җиһазлау чаралары каралган.
Халыкара космик станция бортында экипажның планлаштырылган эш дәвамлыгы 169 тәүлек тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз