Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хәләл продукция җитештерүчеләр берлеге эшкуарларга ярдәм итү белән шөгыльләнәчәк
Бизнеска ярдәм итү, тәҗрибә уртаклашу һәм эшлекле элемтәләрне үстерү Хәләл индустрия җитештерүчеләр берлеге эшенең төп юнәлешләре булачак. XIX «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» халыкара форумының пленар утырышында катнашучылар шул хакта сөйләште.
«Эмиз» сәүдә йортына нигез салучы Раил Фазылҗанов сүзләренчә, берләшмәнең төп бурычларыннан берсе – эшкуарларга бизнесны үстерүдә ярдәм күрсәтү. Ул проектның социаль характерда булуын һәм тармакта катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелүен искәртте.
Фазылҗанов фикеренчә, эшкуарлар үзләрен борчыган проблемалар турында яхшы белә, шуңа күрә берләшү аларны хәл итү юнәлешендә нәтиҗәлерәк эшләргә мөмкинлек бирәчәк.
ТР Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты җитәкчесе Габбас Шляпошников та мондый мәйданчыкның кирәклеге турында сөйләде.
«Ассоциация бизнесны борчыган проблемалары турында фикер алышу мәйданчыгына әвереләчәк», – дип билгеләп үтте ул «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз