news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Хәләл продукция җитештерүчеләр берлеге төзелергә мөмкин

Татарстанда Хәләл продукция җитештерүчеләр берлеге төзелергә мөмкин
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанда Хәләл продукция җитештерүчеләр берлеге барлыкка килергә мөмкин. «Эмиз» ҖЧҖ җитәкчесе Раил Фазылҗанов XIX «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышында шундый инициатива белән чыгыш ясады.

Аның сүзләренчә, мондый берлек бизнесны ислам нормалары нигезендә алып баручы эшкуарларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән социаль проект булырга тиеш.

Үз чиратында, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан эшкуарларының эшчәнлеген югары бәяләде һәм татар халкын берләштерүгә юнәлдерелгән хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot