news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Союз МС-07” халыкара экипаж белән Байконурдан уңышлы очыш ясаган

Корабль “Союз-ФГ” өченче дәрәҗәдәге ракетадан тиешле вакытта аерылган.

(Казан, 17 декабрь, "Татар-информ"). Байконур космодромыннан старт алган “Союз МС-07” космик корабле өч экипаж әгъзасы белән җир тирәсендәге орбитага чыккан һәм МКСка үзлектән очыш ясый башлаган, дип хәбәр итә ТАСС Роскосмоска сылтама белән.

Корабль “Союз-ФГ” өченче дәрәҗәдәге ракетадан тиешле вакытта аерылган. Космик корабль бортында Россия космонавты Антон Шкаплеров (корабль командиры), шулай ук Америка һәм Япония астронавтлары Скотт Тингл һәм Норисигэ Канаи бар.

“Союз” автономлы очышы ике тәүлек дәвам итә. Корабль МКС белән кушылуы 19 декабрьдә Мәскәү вакыты белән 11 сәгать 42 минутта булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot