Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
“Современная драматургия” журналын беренче булып татарлар яклады - А.Волчанский
Федераль дәрәҗәдәге “Современная драматургия” басмасы ябылу ихтималы турында аның баш мөхәррире чаң суккан иде.
(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Мәскәүдә нәшер ителүче “Современная драматургия” журналы ябылу ихтималы уңаеннан татар драматургларының беренчеләрдән булып чаң кагуы - сөенечле хәл, диде журналның баш мөхәррире Андрей Волчанский "Татар-информ" хәбәрчесенә.
Исегезгә төшерәбез, яңа драма әсәрләрен нәшер итүче “Современная драматургия” басмасы баш мөхәррире Андрей Волчанский, матди кыенлыклар аркасында редакциянең аяныч хәлен белдереп, чаң суккан иде. Финанслар булмау сәбәпле, быел февраль аенда чыгачак сан соңгысы булырга мөмкин.
Журналның ябылу ихтималы турында ишеткәч, татар драматурглары һәм журналистлары Мансур Гыйләҗев, Әхәт Гаффар, Салават Юзеев "Татар-информ" аркылы үз фикерләрен белдерде. “Россия - күп милләтле дәүләт. Әлеге басма төрле милләт язучыларының әсәрләрен даими бастыра. Ә бу безгә милли авторларга үзеңне танытырга менә дигән мөмкинлек. Рус телендә нәшер ителгән драма әсәрләрен Россиянең төрле төбәкләрендә эшләүче режиссерлар күрә, таныша. Үз театрларында сәхнәләштерә дә”, - диде Мансур Гыйләҗев. “1982 елда журналның бик авырлык белән ачылганын хәтерлим. Максаты - СССР халыклары мәдәнияты, дуслыгы үзәге булдыру иде. Төрле милләт язучыларының әсәрләре белән бер басмада танышып бардык. Биредә пьесалар бастырыла, монда әсәрне чыгарырга һәрвакыт чират торалар. Мондый журналны юк итәргә ярамый”, - дип аңлатты Әхәт Гаффар. “Журнал кыен хәлдә, ләкин без аны яптырырга юл куярга тиеш түгел. Журналда Россия авторларыныкы гына түгел, ә башка ил әсәрләре дә тәкъдим ителә килде. Театр режиссерларына менә дигән чыганак. “Современная драматургия”дә чыккан әсәр ул сыналган, иләк аша узган дигәнне аңлата. Басманы яптырырга юл куярга ярамый. Хөкүмәттән редакция зур акчалар таләп итми, мәдәнияттә экономияләргә кирәкми”, - дип белдерде Салават Юзеев.
Татарстан журналистлары һәм драматургларының журнал проблемаларына битараф калмавы Андрей Волчанскийны сөендергән. "Татарстан әһелләре беренчеләрдән булып матбугатта үз фикерләрен белдерде. Бу күренеш безне сөендерә. Сез башкалардан алда Россиядә бердәнбер саналган драматурглар басмасы язмышына битараф булмаганыгызны күрсәттегез. Төрле елларда “Современная драматургия”дә әсәрләре басылган авторларны табып, басма турында җылы фикерләрен туплап яздыгыз”, - диде баш мөхәррир.
Журналны яклап чыгучыларның шактый булуына карамастан, аның проблемасы хәл ителмәгән. “Бу атнада соңгы акчаларыбызны туплап, журналның 2018 елдагы беренче номерын типографиягә тапшырачакбыз, - диде Андрей Волчанский “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Әлегә уңай үзгәрешләр юк, журналга һаман да ябылу куркынычы яный".
Андрей Волчанский белдергәнчә, журнал даими рәвештә яңа, талантлы авторларны таныту өлкәсендә зур көч куя. Алар арасында татар милләтеннән булганнары да бар. “Әле күптән түгел генә Айрат Әхмәтов исемле автор белән таныштык, - ди баш мөхәррир. -Татарстанда яшәмәсә дә, шактый өметле татар иҗатчысы, безне кызыксындырды. Шактый үзенчәлекле, яңа автор табылуына шатландык. Кызганыч, ул әлегә үзе турында бик аз мәгълүмат бирде. Сәләтле, өметле татар, дип бәяләдек без аны”.
Хәзерге вакытта “Современная драматургия” журналы редакциясендә 4 редактор һәм 3 техник хезмәткәр эшли.
Төрле елларда “Современная драматургия” журналында татар драматурглары Ризван Хәмид, Әхәт Гаффар, Мансур Гыйләҗев һәм Салават Юзеевның драма әсәрләре дә урын алган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз