news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Советлар Союзының биш героена Татарстанның район мәктәпләрендә истәлек такталары куелачак

Татарстан муниципаль районнарындагы биш мәктәп бинасында Советлар Союзы Геройлары исемнәре язылган истәлек такталары урнаштырылачак. Алар Республика Яшьләр министрлыгы гранты буенча куела.

«Булачак геройлар укыган яки аларның исемнәре бирелгән уку йортларында Никита Фадеевич Кайманов, Нәкыйп Сафиевич Сафин, Гани Бекинович Сафиуллин, Николай Дмитриевич Волостов, Михаил Алексеевич Чирков истәлеге мәңгеләштерәчәк», – дип сөйләде «Татар-информ»га Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы мөдире Александр Александров.

Грантка гариза «Цитадель» хәрби-тарихи клубыннан бирелгән. Әлеге идеяне Татарстанның Милли музее филиалы – 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы тормышка ашырачак. «Геройларның исемнәре» проекты яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле дип табылган һәм аны тормышка ашыру өчен 500 мең сумга якын акча бүленгән.

Мемориаль такталар мәктәпләрдә ел ахырына кадәр барлыкка килер дип планлаштырыла. Мәсәлән, аларның берсе Советлар Союзы Герое Николай Волостов исемен йөртә торган Васильево мәктәбендә урнаштырылачак.

Моннан тыш, мәгариф учреждениеләрендә проектның инициаторлары «тере тарих» дәресләре – Бөек Ватан сугышы елларында тыныч халык фаҗигасе турында лекцияләр үткәрәчәк. Бер лекциянең авторы – Россиянең эзләнү хәрәкәте. Шулай ук мәктәпләрдә «Үткәнгә марш» хәрби-тарихи походы, Бөек Ватан сугышы чорындагы киемнәр һәм шәхси ату кораллары тарихы буенча дәресләр һ. б. узачак.

«Геройларның исемнәре» проекты Россия хәрби-тарихи җәмгыяте ярдәме белән тормышка ашырыла. 2014 елдан оешма бөтен Россия буенча Советлар Союзы геройларына һәм Дан орденының тулы кавалерларына багышланган 3500дән артык мемориаль такта урнаштырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100