news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев яшәгән йортта истәлек тактасы ачылды

Ул бөтен дөньяны шаулаткан датага туры китереп оештырылды

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казанның Сеченов ур., 5 адресы буенча урнашкан йортта Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев хөрмәтенә мемориаль такта ачылды.

 Шушы 3 катлы кирпеч йортның 3 нче катында гомеренең соңгы елларын гаиләсе белән үткәргән легендар очучыны хөрмәтләп тантанага ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, ТР Хәрби комиссары Сергей Погодин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Андрей Кондратьев, ТР Премьер-министрының  беренче урынбасары ярдәмчесе Светлана Белякова, ТР сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты иҗтимагый оешмасы рәисе генерал Әхәт Юлашев, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зөһрә Нигъмәтуллина, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан Төбәк бүлеге Башкарма комитеты җитәкчесе  Виктор Бударин, ТР буенча РОСТО (ДОСААФ) оешмасы җитәкчесе Радий Зарипов, ТР Куркынычсызлык советы секретаре  һәм республиканың Генераллар советы иҗтимагый оешмасы рәисе генерал-майор Венер Сәлимов, шулай ук Советлар Союзы Герое, РОСТО (ДОСААФ) активисты Борис Кузнецов, Татарстан Геройлары иҗтимагый оешмасы рәисе Илдус Мастюков, ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы «Хәтер китабы» баш мөхәррире Анатолий Иванов, Бөек Ватан сугышы ветераннары, М.Девятаевның дуслары, Казан танк училищесы һәм РОСТО (ДОСААФ) курсантлары, Казан елга техникумы студентлары һ.б. килгән иде. Истәлекле чарада Михаил Петрович Девятаевның җәмәгате Фәүзия һәм кызы Нэля ханымнар, оныклары да катнашты.  

Ә.Юлашев чыгышында басым ясап әйткәнчә, Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев хөрмәтенә мемориаль такта ачу көне аның 65 ел элек бөтен дөньяны таң калдырган һәм Бөек Ватан сугышы тарихында кабатланмас булган батырлыгы – иптәшләре белән 1945 елның 8 февраленда немец-фашистлар тоткынлыгыннан дошман очкычында илгә качып кайткан көн истәлегенә туры китереп билгеләнгән. Бу исә яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү чарасы буларак зур әһәмияткә ия. Шуңа кадәр тиңдәше булмаган батырлык турында М.Девятаевның «Полет к солнцу» һәм «Побег из  ада» китапларында, Геройның биографиясе һәм сугышчан юлы хакындагы басмаларда шәрехләнә, дип искәртте И.Мастюков та. 

Такта ачылганнан соң хәрби коралдан өч тапкыр һавага аткач, тантанага килүчеләр мемориаль урынны кызыл канәфер чәчәкләренә күмде.

 Күршедәге Мордовиядә 1917 елның 8 июлендә туып буй җиткән М.Девятаев кече яшьтән очучы булырга хыяллана, ләкин язмыш аны елга техникумына китерә, шулай да, ДОСААФ аэроклубына йөреп, хыялын тормышка ашыруга якынлашу җаен таба. Аны тәмамлагач, Оренбургка очучылар әзерли торган училищега укырга керә һәм 1939 елдан ул хәрби очучы була. Бөек Ватан сугышы башлангач, илне яклаучылар рәтендә фронтка китә, дошман очучыларына каршы көрәштә күп тапкырлар бүләкләнә.

Сугыштан соң тоткынлыкта лагерь газапларын уза, 1953 елда гына азат ителә. Казанга кайта, әмма ил җитәкчелегенең ышанычын аклау өчен күп вакыт уза. Тоткынлыктан качып кайтканда илгә Узедонда фашист рейхының яшерен ракета җитештерүе хакында мөһим мәгълүматлар тапшыруына нигезләнеп, космик корабльләр генераль конструкторы Сергей Королев катнашканнан соң гына, 1957 елның августында, Девятаев һәм иптәшләренең батырлыгы тиешле дәрәҗәдә бәяләнә. Дәүләт бүләкләре арасында Герой Алтын Йолдызыннан тыш, Ленин ордены, ике Кызыл Байрак ордены, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр бар.

Тыныч тормышта М.Девятаев Казан елга портында эшли, беренче тиз йөрешле «Ракета» катерын сынауны аңа ышанып тапшыралар, «Ракета»ның беренче капитаны да ул була, еллар үткәч, «Метеор»га күчә.

М.П.Девятаевны Мордовия Республикасы, Казан һәм Вольгаста и Циновичи (Германия) шәһәрләре Мактаулы гражданины итеп билгеләп куя.

 Михаил Девятаев инде 2002 елның 23 ноябреннән бирле арабызда юк. Ләкин аның батырлыгы, тормыш юлы яшь буыннарга җиткерелеп, аны кешеләр арасында үлемсез итә. Геройның кызы Нэля Михайловна (ул Казан консерваториясен тәмамлаган, театр училищесында музыка буенча укыта) «Татар-информ» хәбәрчесе белән фикерләрен уртаклашып, бу көннең әтиебез рухын куандырачагына ышанам, аны хөрмәтләп күпме кеше килгән, арада яшьләр күп - һәммәсенә дә, шулай ук игътибары өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт, без әниебез һәм бөтен гаиләбез белән моңа бик шат, диде.

 Тантана ахырында яшьләргә М.Девятаевның «Побег из ада» китабы бүләк итеп таратылды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100