Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Советлар Союзы Герое Гыйльфан Батыршин турында яңа китап дөнья күрде
Казанда «Беренче һәм бердәнбер» исемле яңа китап нәшер ителде. Ике телдә (татарча һәм русча) чыккан бу басма Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән «Ак бүре» нәшриятында дөнья күрде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Китапның идея һәм проект авторы — Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, ә китапның авторы — язучы Рәис Зарипов.
Яңа басма татарлар һәм чик сакчылары арасында беренче булып Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Гыйльфан Батыршинның батырлыгына һәм тормыш юлына багышланган.
Әлеге китапны киләчәктә өч төбәктә — Казанда, Луганскида һәм Владивостокта тәкъдим итү планлаштырыла. Бу географик бәйләнеш һич кенә дә очраклы түгел, чөнки Геройның әнисе — чыгышы белән Казан якларыннан, Гыйльфан Батыршин үзе Луганск Халык Республикасы җирлегендә туып-үскән, ә гомеренең соңгы елларын һәм каһарманлык юлын бәйләгән төбәк буларак, ул Ерак Көнчыгышта — Владивостокта вафат булган.
«Беренче һәм бердәнбер» китабы яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә, халкыбызның данлыклы улларының исемнәрен мәңгеләштерүдә һәм тарихи дөреслекне саклауда зур өлеш кертәчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз