news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Советлар Союзы герое Борис Кузнецов: Бөек Җиңү - иң әһәмиятле бәйрәм

Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында Советлар союзы герое да катнаша.

Советлар Союзы герое Борис Кузнецов: Бөек Җиңү - иң әһәмиятле бәйрәм
Рамил Гали

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Татарстанда Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм чаралары инде берничә көн рәттән барса да, бүген Казанның Меңъеллык мәйданына халык иртәдән үк килә башлады. Бәйрәм эстафетасы биредә дәвам итте. Мәйданда урнаштырылган бәйрәм сәхнәсе  2 меңнән артык артистны сыйдыра алмыйча, чыгыш ясаучы сәнгать осталары сәхнә тирәсендә файдаланды. Театральләштерелгән тантаналы Пролог бәйрәм рухын тулысынча чагылдырды. Артистларның чыгышы чал чәчле сугыш  ветераннары һәм сугышны күрмәгән, тыныч илдә туган балаларның теләкләре белән үрелеп барды.

Хәрби теманы колачлаган җырлар, шигырьләр, хореографик композицияләрне мәйданга килгәннәр яратып карады. Казанда яшәүче 1937 елгы Земфира Мөхәммәтханова бәйрәмгә ел саен киләм, ди.  Сугыш башланганда аңа нибары 4 яшь булган. «Ул чакта әле сабыйлыгым белән сугышның нәрсә икәнен дә аңламый идем. Ул чагында әти-әниемне югалткан идем инде, безне әбиебез тәрбияләп үстерде.  Ә менә 1945 елның 9 маен бик ачык хәтерлим. Мәктәпкә дә кермәгән идем әле. Урамнарга халык агыла, барысы да, бер-берсен кочаклап, «сугыш бете, сугыш бетте» дип кычкыра, шатлана, ә үзләре елый. Ничек инде шатлыктан еларга була икән дип аптырадым. Җиңү төшенчәсен еллар узгач, олыгая төшкәч кенә аңладым.  Һәр көн имин-тыныч тормыш теләп дога кылам. Раббым, ачлык, ялангачлык күрсәтмә, дим. Без күргәнне балаларыбызга күрергә язмасын. Күпләр хәзер хөкүмәтне сүгәргә ярата. Аллага шөкер, хөкүмәт тә безнең ише карт-корыны ташламый. Мин шөкер итеп яшим. Озак еллар әле Бөек Җиңүне шушында тантаналы рәвештә дусларым белән каршыларга язсын дим», - ди Земфира ханым Мөхәммәтханова.

«Сугыш кырларында иңгә-иң куеп көрәшкән иптәшләремне еш искә алам, ди Советлар союзы герое Борис Кузнецов. - Без бик яшьли сугышка кердек. Курыкмадык, дип әйтә алмыйм, әлбәттә, курыккан чаклар булды, баш түбәсендә фашист пулялары сызгырып узганда, ничек курыкмыйсың инде. Бирешмәдек, чөнки Җиңүгә ышана идек. Яшьләребез тарихны онытмасыннар иде. Яу кырларында ил иминлеге өчен ятып калган каһарманнарны онытмаска кирәк. Патриотик тәрбия турында мәктәпләрдә еш чыгыш ясарга туры килә. Мин сөйләгәннәргә ышанмыйча утыручылар да очрый, андый шартларда сугышып булмый диләр, ә без ил азатлыгы өчен көрәштек, күпләребез яу кырларында мәңгегә ятып калды. Минем өчен 9 май төп бәйрәм ул».

Бүген бәйрәм  чаралары бөтен республиканы колачлады.  Җиңү Паркында Россиянең 32 төбәгенәнән килгән 600 вәкил катнашында “Җиңү варислары” фестивале үткәрелә. Шулай ук, башкалабызда “Җиңү фанфаралары” дигән традицион тынлы оркестрлар фестивале дә уза. Казандагы Җиңү Паркының бәйрәм сәхнәсендә беренче тапкыр “Жизнелюб” социаль проектында катнашучылар хор әсәрләре тәкъдим итте, яраткан шигырьләрен укыды.

Ә инде берничә минуттан Казан һәм республиканың башка шәһәрләрендә меңләгән кеше  катнашында “Үлемсез полк”  акциясе башланып китәчәк. Әлеге марш күп кешедә кызыксыну уятты, ата-бабалар мирасына битараф түгеллегебезне дәлилләде. Иң сөенечлесе: исән-сау ветераннар гомерләре һәм батырлыклары заяга булмаганны аңладылар. Чөнки дәвамчылары гамьсезлек баткаклыгында түгел. Алар узганнарны барлый, батырларны эзли, Хәтер яктысын күңеленә нур итеп сала. “Үлемсез полк”  акциясендә  җиңүчеләрнең оныклары атлый. Бу агымны икенче төрле – хәтер ташкыны дип тә әйтәләр. Монда тарихка, ата-бабаларыбызга битараф булмаган яшь буын, рәхмәтле оныклар, сугышның ятим балаларын, яу хакында ишетеп кенә белгән дәвамчыларны да күрергә мөмкин булачак.

Бөек Җиңүгә Татарстан халкы күп өлеш керткән. Казан, Республика авыллары  күп качакларны (эвакуацияләнгәннәрне)  дә сыендырган.  Соңгы кисәк икмәген, җылы йортын, күңел кайнарлыгын бүлешкән. Башкалабыз халкы да Кайбыч, Тәтеш якларындагы  Казан оборона линиясен казу эшләренә җәлеп ителгән. Күп кенә завод-фабрикалар бездә продукция бирә башлаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100