news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Совет районының дүрт урамында хәрәкәт вакытлыча чикләнә

Хәрәкәт чикләнү юл төзекләндерү эшләренә бәйле.

(Казан, 17 август, "Татар-информ"). 30 октябрьгә кадәр, юл төзекләндерү эшләренә бәйле рәвештә, Гадел Кутуй, Искра, Мирсәй Әмир һәм Петр Алексеев урамнарында хәрәкәт вакытлыча чикләнде. Тиешле карар Башкарма комитетта имзаланды. Бу хакта мэрия сайты хәбәр итә.

Хәрәкәт Мирсәй Әмир урамында, 11нче йорттан Азатлык урамына кадәрге арада, чикләнә. Петр Алексеев урамында 31 номерлы йорттан Искра урамына кадәрге арада юл ябылды, ә Гадел Кутуй урамында – 104нче йорттан Бохара урамына кадәр. Искра урамы Петр Алексеев урамыннан Патрис Лумумба урамына кадәрге арада ябылды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100