news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Совет районында өлешчә су бирелмәячәк

Бу хакта мэрия кисәтә

(Казан, 24 май, “Татар-информ”). Казанның Юлиус Фучик, Минск, Нокса авышлыгы урамнарындагы су үткәргечтәге суны җибәрү-туктату системасын алыштыру эшләренә бәйле рәвештә, 25 май көнне иртәнге 9дан 26 май сәгать иртәнге 6га кадәр Совет районында 1 мәктәп һәм 56 торак йортка су бирелмәячәк.

Аерым алганда, бу түбәндәге урамнарга кагыла:
Нокса авышлыгы ур.,
Юлиус Фучик ур.,
Минск ур.,

шулай ук Вознесение бистәсендә, “ЖБИ-3”тә дә әлеге хәл күәтеләчәк, диелә мэриядән алынган хәбәрдә.

“Водоканал” МУП халыктан вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенә, алдан ук су җыеп куярга киңәш итә. Көннәрнең эссе булуын исәпкә алып, автоцистерналар китертү ниятләнә:
Ю.Фучик ур., 98-100,
Минск ур., 50,
Нокса авышлыгы ур., 20.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100