news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Совет районы суд приставлары иртәнге рейд вакытында алимент түләмәүчеләр белән очрашты

Совет районы суд приставы Наталья Макина сүзләренчә, бүлеккә караган бурычлылар арасында әҗәте 500 мең сумга кадәр җитүчеләр бар.

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Казанның Совет районы суд приставлары бүген фатирларга рейд ясап, алимент түләмәүдән качып йөрүчеләр белән очрашты. Рейдта “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

Приставлар һәм журналистлардан торган төркем бүген Совет районы буйлап эш сәгатен 6.30 сәгатьтә башлады. Бу аңлашыла да: иртәнге һәм кичке сәгатьләр – бурычлыларны аулау өчен иң уңайлы вакыт.

Эшче төркем Зур Урам 12, Зур Урам 3 һәм 2-Яңа Азин урамындагы 43 йортка барды.

Беренче адрес буенча теркәлгән бурычлы, әти-әнисе сүзләре буенча, биредә инде 8 еллап яшәми булып чыкты. Бурычлы К. әтисе әйтүенчә, Зөя бистәсендә гомер итә.

Суд приставлары мәгълүматларына караганда, 2005 елгы улы балалар интернат йортында яши, инвалид. Суд карары буенча, 200 мең тирәсе бурычы бар.

К. 2011 елда алиментка бирелгән. Вакыт-вакыт 500 сум акча күчерүе турындагы квитанцияләре дә бар үзенең. Әмма айлык түләүләр 500 сум белән генә чикләнми, - диде Совет районы суд приставы Наталья Макина.

Икенче адреста яшәүче Б. фамилияле бурычлы приставлар килгәндә өйдә иде. Аның 2018 елга 366 мең сум әҗәте бар. 2016-17 елларда 2 мең сум түләнгән. 

Ай саен күчереп барабыз бит, - диде Борһановның әнисе приставлар соравына җавап итеп.

Борһанов рәсми рәвештә эшләми. Соңгы квитанцияләрдән күренгәнчә, 3 мең сум алимент түләгән.

"Сез ай саен 10 603 сум түләргә тиешсез. Уртача хезмәт хакының (42 413 сум) дүрттән бер өлеше күләмендә. Бурычыгыз арта бара, - дип кисәтте аны Макина. "Күпме булдыра алам, шуның кадәр түлим, - дип акланды Б.

Приставлар әлеге йортта мал-мөлкәт исемлеген алды. Шулай итеп, фатирдагы телевизор, микродулкынлы мич, кер юу машинасы һәм тузан суырткыч, приставлар тарафыннан бәяләнеп, җыелган бурычларны каплауга юнәлдерелә ала. Бурычлы көнкүреш техникасын саклап калу өчен, 10 көн эчендә әҗәтен түләргә тиеш. Б. әлеге шарт белән ризалашып, документка имзасын куйды.

Өченче адрес буенча теркәлгән 1985 елгы С. фатир ишеген ачмады. Күршеләре сүзләренчә, ханым биредә яшәми.

Аның кызының балалар йортында тәрбияләнүе билгеле. С.ның 300 мең сум тирәсе бурычы җыелган. Алиментка 2016 елда бирелгән ханым, бу көнгәчә бер тиен дә күчермәгән.

"Без атна саен дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә рейдка чыгабыз. Бер көндә 10лап адреска сугылабыз. Бурычлы яшәгән фатирда мал-мөлкәт исемлеге төзибез, әгәр дә бурычлы бөтенләй алимент түләми икән, ул җинаять җаваплылыгына тартыла. Аңа карата 5.35 маддәсе буенча беркетмә төзибез.Административ тәртип бозу очрагы теркәлгәннән соң, бурычлы йә эшкә урнаша, йә бурычын түли башлый", - диде Наталья Макина.

  • Бүгенге көнгә Росстат таләпләренә ярашлы рәвештә, эшләмәүче гражданин, 42 мең 410 сумлык уртача хезмәт хакының дүрттән бер өлеше нигезендә, ай саен 10 мең 603 сум алимент түләргә тиеш. Әгәр кеше рәсми төстә эшли икән, алимент өчен бурычы суд карары нигезендә хезмәт хакыннан тотып калына.

"Бүген бурычлары 100 мең сумнан арткан әҗәтлеләргә рейд ясалды. Үзем эшли торган бүлек буенча алганда, әҗәте 500 мең сумга кадәр җиткән очраклар бар. Кагыйдә буларак, 50 % очракта бурычлылар өйдә туры килә. Каршылык күрсәтүчеләр белән дә очрашырга туры килә", - диде суд приставы.

Наталья Макина алимент түләүдән качып йөрүчеләргә нинди җәзалар каралганын да әйтеп узды.

"Әгәр бурычлы үз теләге белән килсә, аның хокукларын чикли алабыз. “Права”сы үзе белән икән, бурычлыга чикләүләр кертелә. Болар: чит илгә чыга алмау, банк счетларына арест салу, автотранспорт теркәүне тыю. Әгәр бурычлы озак вакыт алимент түләмичә йөри, аның исемендә машина булса, аңа да арест салына. Шәхси милектә булган йорт, фатир, җир, дача кебек күчемсез милеккә дә арест беркетелә яки теркәү эшләре тыела", - диде Совет районы суд приставы Наталья Макина.

Алимент түләмәүчеләр белән очрашудан тулы репортажны “Интертат” газетасыннан укый аласыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100