news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Совет районы хакимияте Дәрвишләр бистәсе Сабан туена үзмәшгульләрне чакырган

Үзмәшгульләргә урын, әйберләрен сатыр өчен җиһазлар тәкъдим ителгән.

Совет районы хакимияте Дәрвишләр бистәсе Сабан туена үзмәшгульләрне чакырган
Михаил Захаров

(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Совет районы хакимияте "Үзмәшгульләргә ярдәм итү үзәге" коммерцияле булмаган автоном оешмасы белән берлектә Дәрвишләр бистәсе каенлыгында үткән Сабан туена үзмәшгульләрне чакырып китергән. Бу хакта Сабан туенда үзмәшгульләр “Татар-информ” хәбәрчесенә әйттеләр.

“Безгә дәүләт бик ярдәм итә, үзмәшгуль буларак бушлай урын бирделәр. Сабан туена Совет районы хакимияте аркылы килеп эләктек. Безгә шалтыратып катнашырга тәкъдим иттеләр. Ихтыяҗ бар, ләкин әлегә бик зур түгел. Сабан туенда беренче тапкыр”, - диде киптерелгән җиләк-җимеш сатучы оешма хуҗабикәсе Ләйсән Яруллина.

“Безне монда үзмәшгульләр форматында эшләргә чакырдылар. Әлегә сату бара, Аллага шөкер. Беләзекләргә ихтыяҗ бар, истәлеккә алалар. Күбрәк интернет аша сатабыз. Җәй көне сатулар кими, ярминкәләргә чыгабыз. Дәүләттән ярдәм бар. Мәсәлән, бүгенге сатуны алар оештырды, үзләре чакырды. Элмә такта ясадылар, җиһазлар бирделәр, шушы өйчекне ясап бирделәр”, - диде тире эшләнмәләре сатучы Чиләбе егете Марат Бәйрәмголов.

Акрилдан, тиредән, пыяладан татар орнаментлары белән бизәнү әйберләре ясаучы Резедә Аглиуллова да Сабан туенда беренче тапкыр катнашуын әйтте. “Безне монда чакырып китерделәр, башка бер ярминкәдә тапканнар. Безне чакырганнары өчен бик рәхмәтлебез, барысын да бушлай оештырдылар”, - диде ул.

Дәрвишләр бистәсе Сабан туенда барлыгы 12 үзмәшгульгә үз әйберләрен сату өчен бушлай урын бүлеп бирелгән.

  • Дәрвишләр бистәсендә Сабан туе 5 еллык тәнәфестән соң беренче тапкыр уздырылды. Казан Сабан туе тагын Тынычлык бистәсе каенлыгында, Аккош күле янындагы урман паркында һәм Казан ипподромында да узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100