news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Совет районы бакчалары арасында "Татар кызчыгы" бәйгесе узды

Бәйгедә 15 балалар бакчасыннан 16 кыз бала дүрт номинациядә көч сынашкан.

(Казан, 4 апрель, "Татар-информ"). Казанның Совет районы бакчалары арасында «Татар кызчыгы-2018» бәйгесендә 15 балалар бакчасыннан 16 кыз бала катнашкан. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кызлар дүрт номинация буенча көч сынашкан.

Гран прины 114 бакчада тәрбияләнүче Назилә Гыйбадуллина яулаган. 1 урынны  213 балалар бакчасыннан  Инзилә Хәйруллина , 2 урынны Азалия Әскәрова (175 бакча) белән Ясминә Шакирова (112 бакча), 3 урынны  67 бакчадан Зәринә  Мөхәммәтҗанова белән 206 бакчадан Сәйдә Дадаҗонова яулаган.

Бәйгедә катнашучыларга “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова җитәкчелегендәге мөхтәрәм жюри бәя биргән. Һәр катнашучыга дипломнар, бүләкләр бирелде. Гран при алган Назиләгә калфак та кидерделәр, диелгән әлеге хәбәрдә.

Бәйгене Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе оештырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100