news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәрвишләр бистәсендәге Сабан туенда Айрат Фәтхуллин абсолют батыр калды

Абсолют батыр өч көрәшче арасыннан билгеләнде.

Дәрвишләр бистәсендәге Сабан туенда Айрат Фәтхуллин абсолют батыр калды
Гөлия Хәсбиуллина

Бүген Казанның Совет районындагы Дәрвишләр бистәсендәге каенлыкта оештырылган Сабан туенда Айрат Фәтхуллин абсолют батыр булды һәм тәкә белән квадроцикл отты. 

Алдан игълан ителгәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләге – iPhone телефонын иң яшь көрәшчегә бирделәр. Әлеге бүләк Аяз Хәйретдиновка тапшырылды. Ул 2008 елда һәм аннан соң туган катнашучылар арасында 50 килограммнан артык үлчәүдә көрәшеп беренчелекне алды.

18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында беренче урыннарны Курвонали Норкулов (60 кг кадәр), Илназ Димиев (7 0кг кадәр), Динар Кәримуллин (80 кг кадәр), Ренас Кәлимуллин (90 кг кадәр), Эльдар Хәмитов (100 кг кадәр), Айрат Фәтхуллин (130 кг кадәр) яулады.

Абсолют батыр титулы өчен көрәшергә жирәбәдә Ренас Кәлимуллин, Эльдар Хәмитов һәм Айрат Фәтхуллин катнашты, калганнар баш тартты. Башта Айрат Фәтхуллин (116 кг) Эльдар Хәмитовка (100 кг) каршы көрәште һәм җиңеп чыкты, аннан соң ул Ренас Кәлимуллин белән бил алышты. Икесен дә җиңеп чыккан Айрат Фәтхуллинны Казан шәһәренең Совет районы вәкиле дип игълан иттеләр. 

Узган елны Дәрвишләр бистәсенең каенлыгында үткән Сабан туенда абсолют батыр булган Радик Сәлахов быел өченче урынны яулады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100