Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Совет" кунакханәсен файдалануга тапшырырга әзерлиләр
"Совет" кунакханәсен файдалануга тапшырырга әзерлиләр
(Казан, 17 август, "Татар-информ", Ирина Игнатьева). 19 августта дәүләт комиссиясе реконструкциядән соң файдалануга кабул итәргә планлаштырган "Совет" кунакханәсендә бассейн, идарә итүнең компьютер системасы, заманча кондиционер һәм янгын сүндерү системасы пәйда булды.
Кунакханә идарәсе советы әгъзасы Ильяс Ганиев сүзләренчә, кунакханә 1893 елда төзелгән булган. Күп еллар дәвамында кунакханә шул кадәр искерү сәбәпле, реконструкцияләү вакытында кыенлыклар туган. "Строймонтажсервис" ААҖ хезмәткәрләренә бинаның фасадын гына калдырып, эчке конструкцияне яңадан эшләргә туры килгән. Елдан артык вакытта реконструкциягә инвестор "Кызыл Шәрык" сыра кайнату компаниясенең 450 миллион сум акчасы сарыф ителгән. Кунакханәнең мәйданы 3 мең квадрат метрдан 14 мең метрга кадәр арттырылган. Элек биредә 20 номер гына кулланылган, калганнарында фирмалар офислары урнашкан булган, хәзер биредә 123 номер башкала кунакларын кабул итәргә әзер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз