news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Совет хөкүмәте чорында онытылган Барудига багышланган күргәзмә ачылды

Ислам мәдәнияте музеенда ачылган күргәзмәдә Галимҗан Барудины татарның беренче милли лидеры, дип атадылар.

Совет хөкүмәте чорында онытылган Барудига багышланган күргәзмә ачылды
Михаил Захаров

(Казан, 15 декабрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Казанның Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда мөфти, мәгърифәтче Г.Барудига багышланган "Галимҗан Баруди – милләткә хезмәттә" күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәнең тантаналы ачылышында Татарстан мөфтиенең урынбасары, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов, Ислам мәдәнияте музее директоры Илнур Низамиев, шәкертләр һәм журналистлар катнашты.

Исегезгә төшереп узабыз, 2017 ел Татарстан Диния нәзарәте тарафынан "Галимҗан Баруди елы" шигаре астында узды. "Галимҗан Баруди – милләткә хезмәттә" дигән проектны Илфар хәзрәт Хәсәнов Коръән аятьләрен укып башлап җибәрде. “Галимҗан Баруди безнең өчен кадерле шәхес, - диде Илфар хәзрәт Хәсәнов. – Тормышында киртәләр булуга карамастан, дини юлдан алга атлаган. Төпле гыйлем бирерлек 30 дан артык дәреслек язып калдырган. Халыкны чисталыкка, иманга өндәгән. Бүген ачылган күргәзмә Барудиның яшәешен, хезмәтләрен аңларга тагын бер кат этәрә. Безгә тамырларыбызны аңларга булыша. Тарихтагы бөек галимнәребезнең шәхесен аларның хезмәтләрен без белергә тиеш, алардан гыйбрәт, сабак алырга тиешбез”.

Мөфти, мәгърифәтче, галим Барудиның 160 еллыгы уңаеннан оештырылган күргәзмәдә кырыктан артык эскпонат урын ала. Бу - мөфти, мәгърифәтче Галимҗан Барудины шәхес буларак чагылдырган беренче күргәзмәсе. Экспозициядә урнаштырылган хатлар, көндәлекләр, сирәк фотографияләр, документлар аша дин әһеле һәм мөгаллим, җәмәгать, сәясәт эшлеклесенең тормыш юлын күзалларга мөмкин бирә.
Ислам мәдәнияты музее директоры Илнур Низамиев күргәзмә буенча экскурсия оештырды.

“Экспонатларны Казан Кремле музее тыюлыгы, Казан университетының фәнни китапханәсе, Татарстан Милли архивы фондларында сакланучы ядкарьләрне тупладык, - ди Илнур Низамиев. – Татарстан Диния нәзарәте ярдәм күрсәтте. Нияз хәзрәт Сабиров тырышлыгы белән эшләнгән фильм да биредә күрсәтелә. Күргәзмәдә Барудиның хатирәләр дәфтәрен дә урнаштырдык. Гомеренең соң 30 елында дин эшлеклесе, мәгърифәтче үз сәяхәтләрендә көндәлекләр алып барган. Ул анда очрашулар, кызыклы шәхесләр белән аралашуларын теркәп барган. Вәгазъләре турында яза. Уку-укыту системасына, татар, мөселманнарга караган үз фикерләрен белдерә. Бу көндәлегендә 1920 елда язган уй-хисләре хакында да танышырга була. Масштаблы эшчәнлеге өчен Г.Барудины еш кына татарның беренче милли лидеры, дип тә атыйлар”.

Татар галименең 160 еллыгы уңаеннан оештырылган күргәзмo ачылышыннан соң музейда Г.Барудиның эшчәнлеге һәм тормышына багышланган интеллектуаль уен да уйналды. Анда яшьләр үз гыйлемнәрен сынады. "Галимҗан Баруди – милләткә хезмәттә" дигән күргәзмә Ислам мәдәнияты музеенда 4 ай дәвамында эшләячәк. Күргәзмәдә шулай ук, Г.Барудига багышланган Татарстан Диния нәзарәте төшергән документаль фильмны да тамаша кылырга мөмкин.

Белешмә: Галимҗан(Галиев) Баруди 1857 елның 17 февралендә Татарстанның Биектау районы Кече Кавал авылында сәүдәгәр гаиләсендә туган. 1860 елда гаилә Казанга күчеп яши башлаган. 1862 елда 5 яшьлек Галимҗан мәдрәсәдә укый башлый. Әтисе улын зур мәчетнең имамы итәргә тели. Шуңа күрә Галимҗанны 1875 елда Бохара каласына укырга җибәрә. Бохарада җиде ел гыйлем туплый. Галимҗан 1882 елда Казанга кайтканда үзе белән 5-6 меңлек китап белән кайта. Казан мәчетендә мулла итеп билгеләнә.

Галимҗан Баруди милли мәгарифнең урта гасырлардан бирле дәвам итеп килгән кануннарына үзгәрешләр кертә. Яңа уйлар, планнар белән яңа эшләр башларга әзер Галимҗан Баруди Казанда мәгариф системасын үзгәртеп, яңа төр уку йортлары булдыра.  Алдагы 36 ел эчендә Галимҗан Баруди милли мәгариф өлкәсендә зур эшләр башкара.

1882 елда Галимҗанның әтисе киләчәктә “Мөхәммәдия” дип аталачак мәдрәсәне төзи. Әлеге уку йортын Галимҗан җитәкли. Заманча белем бирерлек мәдрәсә планын төзер алдыннан ул Истанбул һәм Каһирәнең алдынгы уку йортларының укыту методикалары белән таныша. Яңа ысул белән укыту өчен дәреслекләр язу һәм бастыру җәдидчә белем бирә торган мәдрәсәләрне оештыручыларның җилкәсенә төшә. 1890 елдан башлап Галимҗан Баруди төрле фәннәр буенча 30дан артык дәреслек яза. Баруди һәм башка мөгаллимнәрнең тырышлыгы, иганәчеләрнең булышлыгы белән берничә ел эчендә “Мөхәммәдия” илнең иң алдынгы мөселман мәгариф үзәгенә әверелә

Галимнәр раслаганча, Баруди хезмәтләренә “Г.Пороховой” имзасы куя торган була. Ә ул вакытта “Пороховой Фатыйма” кушаматлы җилбәзәк хатын даны таралган булган. Дары сүзенең гарәпчә тәрҗемәсен үзенә тәхәллүс итеп ала, ягъни “Баруди”, дип үзгәртә.

1917 елның 20 ноябрендә Уфа шәһәрендә Эчке Россия һәм Себер төрки-татар мөселманнарының Милләт мәҗлесе җыела. Мәҗлес Идел-Урал штаты төзелүе карарын кабул итә. Әлеге милли-мәдәни автономиянең башкарма оешмасы – Милли идарә төзелә. Галимҗан Баруди Милли идарәнең Диния нәзарәтен җитәкләгән. Ул мөселманнар исеменнән Мәскәүдә сөйләшүләрдә катнаша, соңрак кызыллар кулына күчкән Уфадан китәргә мәҗбүр була. Үзәкләштерелгән Диния нәзарәтенең совет власте белән мөнәсәбәтләре бик авыр төзелә. Баруди яшь хөкүмәт һәм мөселманнар арасында барлыкка килгән авырлыкларны чишәргә дип башкалага килә. 4 ай дәвамында ул түбәндәге катлаулы сораулар буенча совет хакимияте белән очрашулар һәм әңгәмәләр уздыра: дин тоту иреген саклау, мөселман уку йортларының эшләү шартлары, дини фәннәрне укытуны саклау һ.б. Сөйләшүләр уңышсыз тәмамлана. 1920 елның сентябрендә узган имамнар корылтае Галимҗанның руханилар арасындагы абруен кабат күрсәтә: күпчелек тавыш белән Барудины мөфти вазифасын үтәргә кабат сайлана. Шул елны Баруди Татарстанга 4288 китаптан гыйбарәт китапханәсен бүләк итә. Г.Баруди 1921 елның 6 декабрендә вафат булган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100