news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне уңаеннан Казанда кинофильм күрсәтелә

Тамашачыларга режиссер Руслан Вәлиевнең “З/К” документаль фильмы тәкъдим ителә.

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне уңаеннан Казанда кинофильм күрсәтелә
mincult.tatarstan.ru

(Казан, 15 февраль, “Татар-информ”). Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 29 еллыгына багышлап, 16 февральдә Казанда истәлекле чаралар узачак, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы.

Иртәгә режиссер Руслан Вәлиевнең “З/К” документаль фильмы күрсәтелә. Балалар студиясе дә патриотик юнәлештәге эшләр тәкъдим итәчәк. Яшь кино төшерүчеләр һәм аларның остазлары хәрби хәрәкәт ветераннары белән дә очрашачак.

Руслан Вәлиев эше Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә “Кыска метражлы документаль фильм” категориясендә иң яхшысы дип табылган.

Белешмә: Совет Армиясендә хезмәт итүче 14,5 меңнән артык солдат һәм офицер Әфганстанда 9 ел дәвам иткән канкойгыч сугышта һәлак булды яки хәбәрсез югалды. Әфган сугышында Татарстаннан барлыгы 2 мең солдат һәм офицер катнашты. Шулардан 34 егет һәлак булды, 108 кеше яраланды. 275 татарстанлы - "Батырлык өчен" медале, 93 кеше "Кызыл йолдыз" ордены белән бүләкләнде.

Исегезгә төшерәбез: Кинофильм иртәгә, 16 февральдә 09.00 сәгатьтә «Grand Cinema» кинотеатрында (Ф.Әмирхан проспекты, 1 (ГРК «Ривьера») адресы буенча була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100