news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Совет дипломаты Кәрим Хәкимов турында спектакльнең премьерасы булды

3 февральдә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры тамашачылар игътибарына «Кызыл паша» спектакленең премьерасын тәкъдим итте. Режиссер Айрат Абушахманов сәхнәләштергән спектакль элеккесеннән сизелерлек аерылып тора. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Танылган башкорт язучысы Нәҗип Әсәнбаев пьесасы буенча язылган яңа инсценировканың авторы – Динара Каюмова. Аның сүзләренчә, спектакльнең документаль өлеше көчәйтелгән, күп кенә персонажларга чын исемнәре кайтарылган, балачак фрагментлары өстәлгән.

«Театр репертуары ил тарихына сизелерлек өлеш керткән, Советлар Союзын Согуд Гарәбстаны белән дуслаштырган бөек якташыбыз, совет дипломаты Кәрим Хәкимов турындагы спектакльгә баеды. Гарәп илендә якташыбызны әле дә зур хөрмәт белән искә алалар, - диде агентлыкка Динара Каюмова. – Инсценировканы Айрат Абушахманов белән бергәләп яздык. Ул эшен җиренә җиткереп башкара, команданы мавыктыра белә».

Режиссер сүзләренчә, спектакльне әзерләү процессында элеккеге куелышта Кәрим Хәкимовның балачагы бөтенләй күрсәтелмәгән дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Яңа проект олыларга гына түгел, үсеп килүче буынга да адреслану сәбәпле, архивлар, документлар, истәлекләргә таянып төп геройның балачагын чагылдырырга карар кылганнар.

Динара Каюмова искәрткәнчә, театрга мәгълүмати ярдәмне Кәрим Хәкимовның Бишбүләк районы Дүсән авылында урнашкан музее күрсәткән. Аның директоры, гомеренең күп өлешен Кәрим Хәкимовның биографиясен өйрәнүгә багышлаган Ризидә Галимова аның тормышы белән бәйле күп кенә кызыклы әйберләр сөйләгән. Музей премьера уңаеннан театр фойесында күргәзмә әзерләгән иде. Премьерага килгән тамашачылар музейда сакланган афишалар, фотолар, газета кисемтәләре белән танышты.

Спектакльне республиканың барлык районнарында күрсәтергә ниятлиләр. «Кызыл паша» спектакленең яңа версиясе Кәрим Хәкимовның кече Ватанында – Бишбүләк районында 2022 елның 16 декабрендә тамашачылар игътибарына тәкъдим ителде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100