news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Совет чоры дин эшлеклесе Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшинның кызы: Ул безгә рухи мирас тапшырды

Совет чоры дин эшлеклесе Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшинның кызы: Ул безгә рухи мирас тапшырды
Фото: © Илмир Хәбибуллин

Татар китабы йортында Совет чоры дин эшлеклесе Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшинның 130 еллыгына багышланган «Мин сезгә васыять язам…» дип аталган чаралар циклы үтте. Өч көн дәвамында шәһәр халкы һәм кунаклар атеистлык чорында үзе яшәгән җирлектә ислам динен саклауга зур өлеш керткән имамның тормыш юлы турында мәгълүмат алды, аның хезмәтләре белән танышты, шәхси әйберләрен карады, галимнәрнең чыгышларын тыңлады.

«Әтиебездән матди байлык калмады, әмма ул безгә күпкә кыйммәтрәк әйбер – рухи мирасын тапшырды. Аның 160тан артык китабы сакланган. Үзе язган вәгазьләре, шигырьләре бар. Мин аларны барысын да туплап, «Мирас китабы» дип бастырып чыгардым. Аны 2023 елның апрелендә нәселебезнең чишмә башы булган Нарышта, галимнәребез катнашында үткәрелгән I Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин укуларында тәкъдим иттем», - диде чарада Исмәгыйль Сәлимшинның кызы Сиринә Сәлимшина.

Фото: © Илмир Хәбибуллин

Күргәзмәне һәм Исмәгыйль хәзрәткә багышланган чаралар циклын ачу тантанасында кунакларны Татар китабы йорты һәм Шәриф Камал музее мөдире Айдар Шәйхин сәламләгән. «Үзенең чыгышында ул Татар китабы йорты эшчәнлеге турында сөйләде һәм Тукай, Җәлил кебек бөтен кешегә билгеле шәхесләребез генә түгел, ә киң җәмәгатьчелеккә бик танылмаган әдәбият, сәнгать, дин әһелләренең тормыш юлы, эшчәнлегенә дә багышланган чаралар оештырулары турында әйтте», - диде «Татар-информ»га чарада катнашкан Илмир Хәбибуллин.

«Чаралар циклының икенче көнендә Китап йортында кунакта мөселман эшкуарлары булды. Алар шулай ук күргәзмә, музейның даими экспозициясе белән танышты, Габдеррәүф хәзрәт Забировның васыятьнең, нәсел-нәсәбеңне белүнең әһәмияте темасына багышланган вәгазен тыңлады. Күргәзмәнең өченче көнендә Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин мирасы белән «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре таныша алды», - диде ул.

Фото: © Илмир Хәбибуллин

Илмир Хәбибуллин әйтүенчә, Башкортстанның Октябрьский шәһәре, Миякә, Бишбүләк һәм Ярмәкәй районнары имам-ахуны, Октябрьский шәһәренең «Нуруль-Ислам» мәдрәсәсе җитәкчесе Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин бүгенге көндә Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин яшәгән җирлектә ислам динен үстерүдә хезмәт куя, аның истәлеген мәңгеләштерү эшен алып баруда катнаша.

«Һава торышы гаҗәп салкын булуга карамастан, ерак араларны якын итеп килгән Мәүлемҗан хәзрәт сөенечле хәбәр белән уртаклашты. Быел 29 апрельдә Нарыш бистәсе мәчетендә узган I Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин укуларында Нарыш мәчетенең беренче имамы Әфгат хәзрәт Локманов Нарышта бер урамга Исмәгыйль хәзрәт исемен бирү тәкъдиме белән чыкты. Бу фикерне конференциядә катнашучылар бертавыштан хуплады. Нәтиҗәдә, җирле администрациягә мөрәҗәгать әзерләнелде», - диде Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин.

Фото: © Илмир Хәбибуллин

Чарада тарих фәннәре докторы, профессор Фәйзелхак Ислаев, дин эшлеклеләре – «Апанай» мәчете имам-хатыйбы, Россия ислам институты доценты Нияз хәзрәт Сабиров, «Миргазиян» мәчете имам-хатыйбы Габдеррәүф хәзрәт Забиров, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөгаллиме Әхмәд хәзрәт Сабиров, «Безнең мирас» журналы җаваплы мөхәррире Ленар Гобәйдуллин, Бөтендөнья татар конгрессының дини оешмалар белән эшләү буенча баш референты Баязит Зәйдуллин, Исмәгыйль хәзрәтнең туганнары, нәсел дәвамчылары, Бөтенроссия мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты, Исмәгыйль Сәлимшинның оныгы Айдар Шаһимәрданов катнашкан.

Фото: © Илмир Хәбибуллин

  • Исмәгыйль Сәлимшин - 1893 елда Башкортстанның Туймазы районы Нарыш авылында туган. Революция елларында Татарстанның хәзерге Ютазы районына килеп чыга. Урыссу кызы Гайнелҗинан белән гаилә кора. 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. «Будапештны азат иткән өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 20 ел» медальләре белән бүләкләнә. 1950 елдан Исмәгыйль Сәлимшин туган авылы Нарышта дини эшчәнлек белән актив шөгыльләнә. Аның вәгазьләре һәм үгет-нәсихәтләре популяр булган. Исмәгыйль Сәлимшин 1975 елның 18 февралендә вафат була.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100