news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Совет чорында дини әдәбият мөстәкыйль бер әдәби тармакка әйләнә - Әлфрид Бустанов

Галим дини әдәбият авторларының гарәп язуыннан баш тартмауларын билгеләп үтте.

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ», Рәфидә Галимҗанова). Совет чорында дини әдәбият юкка чыкмый. Киресенчә, дини шигърият ул вакытта мөстәкыйль бер әдәби тармакка әйләнә. Санкт Петербургтагы Европа университеты профессоры Әлфрид Бустанов “Гыйлем” проектының “Хәлбуки” лекторийлар циклы кысаларындагы чыгышында шул хакта белдерде. Лекторийда “Татар-информ” хәбәрчесе дә катнашты.

Галим әйтүенчә, совет чорындагы дини шигърият, төп традицияләрне саклап, эчтәлеген замана шартларына туры китереп, үсеш тапкан. Шул ук вакытта дини шигърият авторлары язучылар берлегенә кергән "рәсми әдәбият"тан аермалы буларак, гарәп язуыннан баш тартмый, дини үзаңны беренче планга куя һәм татар әдәбияты традицияләрен дәвам итә

“Совет заманында муллаларны сөргенгә сөргәннәр, мәчетләрне япканнар һәм гарәп язуыннан баштан латин графикасына күчәләр, аннары аннан да кире кайталар. Менә шушы үзгәрешләр безнең тарихыбызда зур эз калдырды”, - диде Бустанов. Галим әйтүенчә, бу үзгәрешләр татар тарихында киләчәктә дә зур роль уйнаячак. “Минемчә, бу караш 1917 нче елда Совет чорында бетте дигән сүз түгел. Шәхси архивларда һәм дәүләт архивларында бик күп язма чыганаклар ХХ гасырдан. Аларның күбесе турыдан-туры дин белән бәйле. Бу дини әдәбиятны аерым тармак буларак кабул итәргә мөмкин

Дин буенча укыган кешеләр арасында марксизм белән бәйле кешеләр бар, алар да әдәбиятка тәэсир ясаганнар. Бу дини әдәбият үсеш тапкан дигән сүз. Шул рәвешле, дини шигърият мөстәкыйльгә әйләнгән”, - дип сөйләде Әлфрид Бустанов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100