news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Совет авторларының әсәрләре Россия мәктәп программаларына кертеләчәк

РФ Президенты Владимир Путин Мәгариф министрлыгына совет авторларының әсәрләрен әдәбият дәреслегенә кертү турындагы мәсьәләне карарга кушты. Ветераннар, камалыштагы Ленинградта яшәүчеләр һәм патриотик берләшмә вәкилләре белән очрашу нәтиҗәләре буенча күрсәтмәләр исемлеге Кремль сайтында урнаштырылган.

Билгеләп үтелгәнчә, биредә «совет язучылары иҗат иткән һәм яшь буынның тарихи аңын формалаштыра торган әдәби әсәрләр» хакында сүз бара. Мәгариф министры Сергей Кравцов әлеге күрсәтмәнең үтәлеше өчен җаваплы итеп билгеләнгән, дәүләт башлыгы докладын 2023 елның август ахырына кадәр тәкъдим итәргә тиешләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100