news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“Сотворение мира” музыка фестивалендә Казан музыкантлары да катнашачак
Бүген алар сайлап алу турын узды һәм нәтиҗәдә фестивальдә 7 яки 8 коллектив катнашыр дип фаразлана
Скопировать ссылку
(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). “Сотворение мира” Халыкара җанлы музыка фестиваленең икенчесе быел 27 июньдә узачак һәм үзенә танылган йолдызлар белән бергә, башкалага күпсанлы рок-музыка сөючеләрне дә җәлеп итәчәк. Бу хакта бүген журналистлар белән әңгәмәсендә фестивальнең генераль директоры Сергей Миров белдерде.
С.Мировның Казанга визиты максаты — фестивальгә әзерлек эшләре белән бергә, биредәге рок-коллективлар һәм аерым башкаручыларның мөмкинлекләрен сынап карау булды. Бүген исә ул 50 музыкантның башкару осталыгын тыңлаган. “Фестивальгә барлыгы 8 Казан коллективын кабул итү күздә тотыла. 7се инде тәгаен билгеле, 8чесе исә якын көннәрдә ачыкланачак”, - ди С.Миров. “Казан музыкантлары арасында талантлар аз түгел. Шулардан “Мубай” аеруча игътибарга лаек. Ул концертның беренче өлешендә ясый. Әйтергә кирәк, аның башкару осталыгы югары дәрәҗәдә. Хәтта дөньякүләм югарылыкта дип әйтергә була”, - ди С.Миров. Әлеге исемлектә шулай ук “Волга” төркеме дә бар, шулай ук ДДТ. “Мумий Тролль”, “Сплин” һәм башка чит ил төркемнәре дә катнашачак. Болар хакында журналистлар белән чираттагы очрашуда сөйләшү булыр әле, диде фестиваль директоры.
Быелгы фестивальнең программасына килгәндә, концертның беренче өлешендә яшь музыкантлар чыгыш ясаячак. Дөньякүләм танылган музыкантларны казанлылар һәм башкала кунаклары программаның икенче бүлегендә күрә ала.
Узган ел ук фестивальне ике көн рәттән уздыру нияте булса да, моңа беркадәр әзерлек җитми калган. Ләкин шулай да фестиваль быел да узачак һәм моның өчен Казан шәһәре хакимиятенә рәхмәтлебез, ди С.Миров.
“Сотворение мира”ның икенче тапкыр үткәрелүе бик тә яхшы, ләкин аны традицион чара дип бары тик өченче тапкырдан соң гына атарга була. Ул вакытта инде проблемалар да күп булмас, шул ук вакытта аны оештыруда иганәчеләр дә үзләре үк теләп тәкъдим ясаячак. Музыкантлар да бушлай чыгыш ясарга теләк белдерәчәк”, - дип фестивальнең киләчәгенә өмет баглый директор.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot