Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Соцприютлар сукбайларга ковидтан вакцина ясатуда Татарстан хакимиятеннән ярдәм сорый
Приюттагы кешеләрнең документлары булмау аркасында, алар коронавируска каршы прививка ясата алмый.
(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Социаль приютлар җитәкчеләре йортсыз кешеләргә коронавируска каршы вакцинация уздыруда Татарстан хакимиятеннән ярдәм сорады. Бу хакта «Кеше приюты» оешмасы сайтында хәбәр ителә.
«Приюттагы кешеләрнең документлары булмау аркасында, алар коронавируска каршы прививка ясата алмый. Билгеле бер яшәү урыны булмаган ике мең кеше прививкасыз калырга мөмкин», — дип яза «Интерфакс».
Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүгенгә республикада яшәүче 1,9 млн кеше вакцинаның беренче компонентын алган. Халыкның 60 проценты прививка ясаткан, ә коллектив иммунитет күрсәткече — 80 процент булырга тиеш. Республикада элеккечә үк 179 вакцинация пункты эшли, аларның икесе Казанда тәүлек әйләнәсе эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз