Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Соцпакеттан баш тартучылар аеруча күп һәм аз булган районнар билгеле
Бүген социаль хезмәтләр җыелмасына хокукы булган 334 мең пациент регистрда тора.
(Казан, 6 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда акчага караганда ташламалы дарулар белән тәэминатны өстен күрүчеләр күбрәк һәм азрак булган районнар билгеле. Аларны бүген Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева атады.
“Кайбер районнарда соцпакетны кире кагу күрсәткече уртачадан югарырак. Бу - Кукмара, Яшел Үзән, Нурлат, Бөгелмә, Баулы, Актаныш, Мамадыш, Ютазы, Балтач, Алексеевск районнары. Болар аутсайдерлар”, - диде Яркәева.
Бу эш яхшырак оештырылган районнарга килгәндә, болар Яңа Чишмә, Мөслим, Алабуга районнары. “Казанда бу вазгыять уртача республика дәрәҗәсендә”, - диде министр урынбасары.
Бүген социаль хезмәтләр җыелмасына хокукы булган 334 мең пациент регистрда тора. Аларның 120 меңе ташламалы дарулар ала.
Фәридә Яркәева әйтүенчә, быел программаны финанслау күләме 1 млрд 652 млн сум тәшкил итә. “Әгәр баш тартучылар бөтенләй булмаса, республика безнең гражданнарга препаратлар өчен 3,5 млрд сум ала алыр иде. Бу меңләгән сакланган тормыш, тормыш сыйфатын яхшырту”, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз