news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Социологлар Россиядә иң абруйлы һөнәрне атады

Сораштыру нәтиҗәләре буенча, россиялеләрнең 26 проценты табиб һөнәрен абруйлы дип саный.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Бүгенге көндә россиялеләрнең чирек өлеше (26%) табиб һөнәрен абруйлы дип саный. Керем ягыннан юрист һөнәре лидерлык итә. Бу турыда Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең сораштыруларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Сораштыруда катнашучыларга “Хәзер нинди һөнәрләрне абруйлы дип саныйсыз?” – дигән сорау биргәннәр.

Сораштыру нәтиҗәләре буенча, россиялеләрнең 26 проценты табиб һөнәрен абруйлы дип саный. Шулай уйлаучылар саны сизелерлек арткан, 2012 елда сорауштыруда катнашучыларның 12 проценты шул фикердә булса, 2006 елда - 11%. Моннан тыш, россиялеләрнең 16 проценты укытучы һөнәрен абруйлы дип саный, ә 14% — юрист һөнәрен.

15% респондент юрист, адвокат һәм прокурор һөнәрләрен атаган, 2006 елда сораштыруда катнашучыларның 23 проценты шулай уйлаган.

"ВЦИОМ-Спутник" бөтенроссия сораштыруы 22 октябрьдә 18 яшьтән өлкәнрәк 1600 россиялеләр арасында телефон аша үткәрелгән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot