news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Социологлар: Күпчелек россияле Донецк һәм Луганск халык республикасының бәйсезлеге яклы

Сораштыру 2017 елның февралендә үткәрелгән, анда 1,2 мең респондент катнашкан.

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”). Россия халкының өчтән береннән артыгы (36 процент) Украина конфликтында Россиянең катнашмаучанлыгы яклы. Дүрттән бер өлеше (24 проценты) Донецк һәм Луганск халык республикаларының бәйсезлеген танырга кирәк дип саный. Бу хакты Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге тарафыннан үткәрелгән сораштыруга таянып, РИА “Новости” хәбәр итә.

“Донецк һәм Луганск халык республикаларының Киев белән конфликтында россиялеләрнең яртысы теге яки бу рәвештә Донецк халык республикасына һәм Луганск халык республикасына ярдәм күрсәтергә тәкъдим итә: 8 проценты автономияне киңәйтүдә ярдәм итәргә, 24 проценты аларның бәйсезлеген танырга, 18 проценты аларны Россия составына кабул итәргә кирәк дип саный”, - дип аңлатканнар тикшеренү авторлары. Элегрәк шулай дип 8, 23, 14 процент респондент җавап биргән булган.

“Күпчелек россияле Донецк халык республикасын һәм Луганск халык республикасын Украина дип танымый. Бу тикшеренүнең төп нәтиҗәсе”, - дип аңлаткан Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең тикшеренү проектлары җитәкчесе Михаил Мамонов.

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең тикшеренүе 2017 елның февралендә үткәрелгән. Социологлар 1,2 мең кешегә телефоннан шалтыратып сораулар биргән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100