news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Социология фәннәре кандидаты: Фейклар примитив була бара

«Фейклар арасында ике тапкыр тавыш бирергә омтылу, ялган фотографияләр беркетү очрый», — диде Антон Лукаш.

Социология фәннәре кандидаты: Фейклар примитив була бара
Владимир Васильев

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Социология фәннәре кандидаты, «Чиста сайлаулар өчен» корпусы башкарма комитеты әгъзасы Антон Лукаш фикеренчә, РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүдә фейклар примитив һәм дорфарак булуы күзәтелә. Бу хакта ул Гомумроссия тавыш бирүенең республика матбугат үзәгендә видеоконференция режимындагы матбугат конференциясендә әйтте.

«Фейклар арасында ике тапкыр тавыш бирергә омтылу, ялган фотографияләр беркетү очрый. Бер нечкәлек бар — фейклар примитив, дорфарак була бара. Күзәтүчеләр моны күрә, кисәтә. Иҗтимагый палата белән берлектә башкарылган эш нәтиҗәсендә, кешеләрдә тәнкыйди фикерләү барлыкка килде, фейкларның арсеналы да бушады», — диде Антон Лукаш.

Аның сүзләренчә, ялган мәгълүмат таралган вакытта, «Чистай сайлаулар өчен» корпусы вәкилләре сайлау комиссияләре белән элемтәгә кереп, дөрес бәя бирә, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшли.

Антон Лукаш тавыш бирү азагына таба фейк тарату активлыгы тагын да көчәергә мөмкин, дип саный. Коткы таратучылар махсус төчкереп, йөткереп, перчаткалар бирелмәве турында хәбәр таратырга мөмкин, шуңа күрә санитар нормалар тулаем үтәлергә тиеш, диде белгеч.

«Полиция хезмәткәрләрен керү ишеге төбендә, санитар эшкәртү урынында торуларын сорар идем. Кеше саклану чараларыннан башка кереп китсә, ул видеога төшерелергә, аннары социаль челтәрләрдә таралуы ихтимал», — диде ул. Тип-тигез урында да аралашу аша уйдырмалар чыгарып, мәгълүматны үзгәртергә тырышучылар барлыгын искәртте. Антон Лукаш фейкларны күзәтүчеләр спектры киң булуын әйтте.

Куркыныч тудыручы фейклар өчен административ, җинаять җаваплылыгы кертү дә кешене айнытып җибәрде, дип саный белгеч.

news_right_1
news_right_2
news_bot