Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Социологик сораштыру: Россия халкы өчен иң мөһим төзәтмә медицина тармагына кагыла
«95 процент кеше безгә шушы төзәтмә мөһим дип әйтте», — дип белдерде Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең дәүләт хакимияте органнары белән эш буенча директоры Кирилл Родин.
(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Социологик тикшеренүләр буенча, Россия халкы өчен РФ Конституциясенә кертелә торган иң мөһим төзәтмә медицина тармагына бәйлесе булган. Бу хакта Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенең дәүләт хакимияте органнары белән эш буенча директоры Кирилл Родин гомумроссия тавыш бирүенең республика матбугат үзәгендә матбугат конференциясендә видеоэлемтә аша хәбәр итте.
«Беренче урында дәүләтнең сыйфатлы һәм һәркемгә үтемле медицина ярдәмен тәэмин итү мөмкинлегенә кагылышлы төзәтмә тора. 95 процент кеше безгә шушы төзәтмә мөһим дип әйтте», — дип белдерде Кирилл Родин.
Аның сүзләренчә, Россиядә яшәүчеләр, шулай ук, балалар Россиянең дәүләт сәясәтенең иң мөһим өстенлеге турындагы төзәтмәне аерып узган. Сораштыруда катнашучылар пенсияләрнең мәҗбүри еллык индексациясенә кагылышлы төзәтмәне дә атаганнар. Алга таба инфраструктура блогы әһәмиятен билгеләп узганнар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз