news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Социолог: Яшьләр арасында татар теленең кулланылышы юк дәрәҗәсендә

Гөлнара Габдрахманова моны барлык милли телләрнең проблемасы дип саный.

(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”, Зилә Сафина). Яшьләр җыелган урыннарда татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе – "ноль". Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнология бүлеге җитәкчесе, социология фәннәре кандидаты Гөлнара Габдрахманова “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде.

“Без яшьләрнең, күпләп җыелып, ял итәргә яраткан урыннарын тикшердек. Болар: театр, кино, парклар. Анда татар телен куллану юк дәрәҗәсендә. Яшьләрнең татар телендә аралашуы исәнләшү һәм саубуллашу белән генә чикләнә”, – диде ул.

Социолог моны татар теленең куллану мохите тар булу белән аңлата.

“Дөрестән дә, без рус теле өстенлек иткән җәмгыятьтә яшибез. Икътисади, сәяси, белем бирү системасы – барысы да рус телендә. Милли телләрне куллану өчен җирлек аз”, – дип белдерде ул.

Гөлнара Габдрахманова әйтүенчә, яшьләр үзләренең татар телен белмәүләрен ике сәбәп белән аңлата. “Татар яшьләрнең күбесе: “Алга таба мин татар теле белән кая бара алам?”, “Күпчелек русча сөйләшкәндә, ни өчен татарча сөйләп азапланырга?” – дип саный. Икенчеләре: “Татар мәктәбен тәмамласам да, алга таба мин татар теле белән кая бара алам?” дигән фикердә", – ди социолог.

Гөлнара Габдрахманова моны барлык милли телләрнең проблемасы дип саный. “Рус теле аларны кулланылыштан кысрыклап чыгара. Дөрестән дә, БДИ – рус телендә, югары белем бирү йортларында укыту – русча, эшкә урнашсаң, рус телен яхшы белергә кирәк. Кызганыч, милли телләр әби-бабай белән сөйләшү теле булып кала. Бу пессимистик тенденцияләргә игътибар итмичә, телне үстерү, аны куллану даирәсен киңәйтү юнәлешендә эшләргә кирәк”, – дип белдерде ул.

Татарстандагы урамнарда Гөлнара Габдрахманова элмә такталарның 95 процентында гына телләр турындагы канунның саклануын белдерде.  Социолог фикеренчә, моның сәбәбе – татар телен белүчеләрнең аз булуы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100