news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Социолог: Татар яшьләренең 90 проценты милли үзаңын югалтмаган

Яшьләрнең якынча 70-80 проценты татар этносыннан булуын татар телен белүенә бәйләп аңлаткан.

Социолог: Татар яшьләренең 90 проценты милли үзаңын югалтмаган
Михаил Захаров

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Социология фәннәре докторы Гөлнара Габдрахманова татарларның этник үзтәңгәллеге: методология һәм тикшеренү нәтиҗәләрен яңгыратты. Аның сүзләренчә, 2000 елларда татар яшьләренең 80-90 проценты милли үзаңын югалтмаган.

«2019 елда Татарстан яшьләре арасында уздырылган соңгы тикшеренү татарларның яшь буыны арасындагы этник үзтәңгәллеге башка яшь төркемнәре белән чагыштырганда түбәнрәк булуын күрсәтте. Татар яшьләренең 67 процент чамасы милли үзаңны тоюын белдерде», — диде ул Татарстан Фәннәр Академиясендә узган «Фольклор һәм этномәдәни үзтәңгәллек» түгәрәк өстәлендә.

Гөлнара Габдрахманова сораштырылган яшьләрнең якынча 70-80 проценты татар этносыннан булуын татар телен белүенә бәйләп аңлатканын әйтте. «Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татарлар өчен мәдәният, гореф-гадәтләр, йолалар мөһим роль уйный», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100