news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Социолог Россия Президентын сайлау белән кызыксыну һәрвакыт югары булуын белдерде

Андрей Тузиков илдә беренче кешенең кем булуы гражданнар өчен мөһим икәнен билгеләп үтте.

Социолог Россия Президентын сайлау белән кызыксыну һәрвакыт югары булуын белдерде
Салават Камалетдинов

(Казан, 18 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Гражданнар арасында Россия Президентын сайлаулар белән кызыксыну һәрвакыт югары була. Социология фәннәре докторы, профессор, РФ Сәяси фәннәр аккадемиясе корреспондент әгъзасы Андрей Тузиков шулай дип белдерде.

“Россиядә “дәүләтчелек” термины - һәрвакытта да “дәүләт җитәкчесе” аңлатмасына бәйле. Шуңа да илдәге беренче затны сайлау белән кызыксыну, ул ничек кенә аталуга да карамастан, гадәттә югарырак. Россиянең күп халыклы булуын исәпкә алганда, бу илдә беренче кешенең нинди дәрәҗәдә мөһим икәнен күрсәтә”, - диде профессор.

Шул ук вакытта ул муниципаль дәрәҗәдәге һәм Дәүләт Думасына булган сайлауларга карата кызыксыну кимүен билгеләп үтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100