news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Социолог: Элмә такталарда татар теле булмауның төп сәбәбе — телне белмәү

Социологик тикшеренүләр Татарстандагы элмә такталарның 95 процентында дәүләт телләре турындагы канун бозылуын күрсәтә.

(Казан, 19 гыйнвар, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов, Зилә Сафина). Татарстандагы элмә такталарның күпчелегенең рус телендә булуы, татар телендә булганнарында хаталар еш китүенең төп сәбәбе – татарча дөрес яза белүчеләрнең булмавы. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты этнология бүлеге җитәкчесе, социология фәннәре докторы Гөлнара Габдрахманова белдерде.

Институт уздырган күзәтүләр нәтиҗәсендә Татарстандагы элмә такталарның 95 процентында татар һәм рус телләрен тигез кулланылмаганы ачыкланган.

“Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дип аталган дәүләт программасына нигезләнеп, визуаль информация биргәндә телләрне куллану аермасы тикшерелгән. 2015 нче елда Казан шәһәре, 2016 нчы елда республиканың 8 шәһәрендә урамнардагы язуларның дәүләт телләрендә булу-булмавы өйрәнелгән. “Татар һәм рус телләрен тигез куллану бары  5-6 процент очракта гына күзәтелүе ачыкланды. Кызганыч, 80 % мәгълүмат исә, рус телендә генә бирелә ”, - дигән нәтиҗәгә килгән фәнни хезмәткәр. Мәгълүмат татарча да, русча да бирелгән очракларда да, телләр турындагы канун саклана дип әйтеп булмый – татар телендәге мәгълүмат кечерәк шрифтлар белән бирелә.

Гөлнара Габдрахманова, эшкуарларның чит ил туристларын җәлеп итү максатыннан, инглиз телен куллануларын аңлаган хәлдә дә, татар теленең инглиз теленә караганда да азрак кулланышта булуы үзен гаҗәпкә калдыруын әйтте.

“Татарстанда соңгы өч -дүрт елда татар телен белүчеләр саны артты дисәләр дә, гомумән алганда татарстанлылар татар теленең язма формасын белмиләр. Ягъни, кешеләр үзләренең игълан, элмә такталарын хатасыз яза алмый”, - дип белдерде.

Гөлнара Габдрахманова фикеренчә, бу системалы проблема. Телне яхшы белүчеләр булмау элмә такталарда мәгълүматларны татарча яза алмауга, ә элмә такталар, визуаль мәгълүмат булмау телнең язмача формасы онытуга китерә.

Тагын бер сәбәп дип социолог, татарча элмә такталар әзерләү өчен, ниндидер стимул булмауны атады. Эшмәкәрләр реклама такталарын русча да, татарча да язуны өстәмә чыгымнар дип саный.

Визуаль мәгълүмат татарча булсын өчен, Гөлнара Габдрахманова стимул булдырырлык чаралар - мәсәлән, иң матур реклама тактасын ачыклау буенча конкурслар үткәрергә тәкъдим итә.

“Бәлки, мәгълүмат такталарын язганда, рус һәм татар телләрен тигез кулланылган булуын күзәтүче оешма булдырырга, ә бәлки, аларны бертигез куллануны мәҗбүри ясаган закон кабул итәргә кирәктер. 90 нчы елларда бу процесс дәүләт тарафыннан аеруча контрольдә тотылган. Социаль өлкәдә эшләгән кешеләрнең татарча сөйләшә белүе генә түгел, ә белдерүләрне дөрес итеп яза белүе дә зарур булган. Моңа өйрәтү өчен махсус курслар оештырылган”, - дип сөйләде социолог.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100