news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Социалистик Хезмәт Герое Дамир Нуретдинов вафат

Татарстан җитәкчелеге мәрхүмнең туганнарының кайгысын уртаклаша.

Социалистик Хезмәт Герое Дамир Нуретдинов вафат
almetievsk-ru.ru

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Социалистик Хезмәт Герое, РСФСРның атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, ТАССРның атказанган нефтьчесе Дамир Нуретдинов 81 яшендә вафат булды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дамир Нуретдинов 1937 елда Әгерҗе районы Красный Бор авылында туа. Ул хезмәт юлын 1958 елда «Әлмәтбурнефть» трестының 1нче бораулау конторасында нефть һәм газ скважиналарында бораулаучы ярдәмчесе булып башлый. 42 ел бораулаучы, машинист, бораулау мастеры булып эшли.

Нефтьче югары квалификацияле бораулаучылар плеядасын тәрбияләгән, аның коллективы 13 ел дәвамында СССРның иң яхшы бораулау бригадасы исемен тоткан.

Нуретдинов шулай ук актив җәмәгать эшчәнлеге белән дә шөгыльләнә. Ул Әлмәт шәһәр Советы депутаты, СССР нефть һәм газ сәнәгате эшчеләре профсоюзы Үзәк комитеты әгъзасы була, Әлмәттә «Татарстан Геройлары» иҗтимагый оешмасының башлангыч оешмасын җитәкли, Татарстан шәһәрләре һәм бистәләрен төзекләндерү буенча күп кенә инициативалар һәм тәкъдимнәр кертә.

Хезмәтләре һәм казанышлары өчен нефтьче бик күп бүләкләргә лаек була. Алар арасында Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, СССР Дәүләт бүләкләре, «РСФСР ягулык һәм энергетика министрлыгының Мактаулы нефтьчесе» һәм «Россия ягулык һәм энергетика министрлыгының Атказанган хезмәткәре» исемнәре һәм башкалар бар.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100