Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Социаль ярдәм чараларын алучыларның керем турындагы мәгълүматларының дөреслеге тикшереләчәк
Гражданнарның белешмәләрендә күрсәтелгән предприятиеләр турында да мәгълүматлар тикшерелә
(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүгенге көндә Татарстанда социаль ярдәмнән 1,4 млн кеше файдалана. Социаль яклау органнары тарафыннан аларга 70 дәүләт хезмәте күрсәтелә.
Билгеле булганча, торак-коммуналь субсидияләр, балага айлык пособие, баланың мәктәпкәчә белем бирү оешмасына йөрүе өчен ата-аналар түләгән акчаның бер өлешен компенсацияләү, инвалид балаларга өстәмә айлык акчалата түләү гамәлгә ашырылганда, гаилә керемнәре исәпкә алына. Әмма кайбер гражданнар айлык керемнәре турында ялган мәгълүматлар бирергә батырчылык итә. Бу күренешләргә чик кую максатыннан, гражданнарның керемнәре күләмен тикшерүгә юнәлдерелгән чаралар уздырыла. Бу хакта бүген сүз “Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында барды.
ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева әйтүенчә, керем турындагы белешмәләрдә предприятиеләр турындагы мәгълүматларны салым органнары белән берлектә тикшерү буенча эш башланган. “Гражданнарның хезмәт хакы турында белешмәләрне гамәлдән чыгарылган яки бөтенләй булмаган фирмалардан алып килү очраклары да булды”, - дип белдерде Н. Бутаева. Аның сүзләреннән аңлашылганча, мондый “шаярулар” хәтта җинаять җаваплылыгына дучар итәргә мөмкин. Бүгенге көндә прокуратура мошенниклык фактлары буенча шундый өч җинаять эшен кузгату мәсьәләсен карый.
Моннан тыш, керем турында ялган мәгълүмат җиткерү очраклары да фаш ителгән. “Кайбер гражданнар китергән белешмәләрдә керем күләме чынбарлыктан күпкә түбәнрәк булуын ачыкладык”, - дип белдерде министр урынбасары. Бу җәһәттән, керем күләменең дөреслеге РФ Пенсия фонды мәгълүматлары белән чагыштырылып тикшереләчәк.
Наталья Бутаева сүзләренә караганда, хәзерге вакытта аз керемлелек буенча субсидияләрне 184 мең гаилә ала, аларның 107 меңе – эшләүче гражданнар. “Дәүләттән ярдәм алучыларның һәр дүртенчесенең бүгенге көндә эш урыны бар”, - дип белдерде ул. Аның әйтүенчә, ел дәвамында республикада социаль ярдәм чараларын алучыларга 12 млрд сум күләмендә акча түләнә.
Үз хезмәткәрләренә ярдәм итәм дип, кайбер оешмаларның “аю хезмәте” күрсәтмәгәе дип, министр урынбасары эш белән тәэмин итүчеләрнең керем күләме турында ялган мәгълүматлар язылган белешмә ясауның закон бозу булуын искәртте. “Гражданнарны һәм эш белән тәэмин итүчеләрне кисәтәсем килә: дәүләт акчасы бәрабәренә эшченең матди хәлен яхшырту омтылышына катгый чик куелачак”, - дип ассызыклады Наталья Бутаева.
Министр урынбасары сүзләрен ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе Евгений Костюшин да хуплады. “Әгәр дә оешма җитәкчелеге яки хезмәткәрләр социаль яклау органнарына керемнәр киметеп күрсәтелгән ялган белешмә алып киләм дип уйлый икән, бу – зур ялгышлык, чөнки бу барыбер иртәме-соңмы беленәчәк. Бүгенге көндә Татарстанда төрле органнар арасында үзара багланышлар, элемтәләр бик яхшы җайга салынган. Шуңа күрә хәзер дөресен әйтеп яшәү кулайрак. Хокукы булмый торып, законсыз рәвештә субсидия алу күренешләренә катгый төстә чик куелачак”, - дип белдерде Е. Костюшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз