news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Социаль ярдәм чаралары күрсәтү өлкәсендәге яңалыклар өстәмә миллиардтан артык акча таләп итә

Социаль ярдәм чаралары күрсәтү өлкәсендәге яңалыклар өстәмә миллиардтан артык акча таләп итә

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Альбина Фәхрисламова). Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта социаль ярдәм чаралары күрсәтү өлкәсендә Республика Хөкүмәте керткән яңалыклар (аларга республика бюджетыннан өстәмә 1,1 миллиард сумнан артык акча кирәк булачак) турында сөйләгәндә Премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева без ясаган адымнарның барысы да халыкны тынычландыруга, пенсионерлар һәм ташламадан файдаланучылар өчен дәүләттән социаль гарантияләрне алуны уңайлырак итүгә юнәлдерелгән, дип белдерде.

Яңалыкларның бер өлеше шушы көннәрдә ТР Министрлар Кабинеты кабул иткән биш карарда беркетелгән, калган өлеше иртәгә ТР Дәүләт Советы сессиясендә «ТР халкына адреслы социаль ярдәм турындагы» законга төзәтмәләр рәвешендә кертеләчәк. Мәсәлән, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр өчен торак субсидияләре бирү тәртибе күпкә гадиләштерелгән. Хәзер аларга социаль хезмәткәргә гариза бирү дә җитә, ә ул, үз чиратында, өйгә киләчәк, соңыннан субсидияләрне дә өйгә китерәчәкләр. Хезмәт ветераннары өчен телефон элемтәсе хезмәтләре өчен түләүгә ташламалар, элек уйланылганча, үз өлешенә генә түгел, бөтен абонент түләвенә биреләчәк. Гаиләнең уртак керемен исәпләгәндә студентларның кереме һәм алиментлар исәпләнмәячәк. Эшсез гражданнарның кереме республикада уртача күрсәткечләргә түгел, ә ул яшәгән район буенча җан башына туры килүче керемгә тигезләнәчәк. Моннан тыш, республикада мәктәптә туклануны оештыруның элеккеге схемасын саклаучы карар кабул ителгән, һәрбер укучы, гаилә кеременә бәйсез рәвештә, өч сум күләмендә дотация ала. Шулай ук пенсионерларга теләге буенча социаль йөрү билетлары алу өчен ай саен ике йөз сум күләмендә акча бирү турында карарга кул куелган. Аларны пенсия бирелгән урында алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100