Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Социаль яклау органнары гаилә кереме турындагы мәгълүматларны тикшерергә хокуклы
Социаль яклау органнары гаилә кереме турындагы мәгълүматларны тикшерергә хокуклы
(Казан, 4 февраль, "Татар-информ"). Торак-коммуналь хезмәтләрне түләүгә субсидияләр алу өчен гариза бирүче үз кереме һәм гаилә әгъзаларының керемен тикшерүгә рөхсәт бирә. Шуңа күрә, социаль яклау органнарының күрсәтелгән мәгълүматның төгәллеген тикшерү өчен дәүләтнең бюджеттан тыш фондларына, салым органнары, мәшгульлек хезмәте һәм башка оешмаларга рәсми сорау җибәрү хокукы бар.
Социаль яклау органнарының керем турында мәгълүматларны тикшерү хокукы ТР Министрлар Кабинетының "ТРда торак-коммуналь хезмәтләрен түләү өчен субсидияләр бирү турындагы" карарда теркәлгән. Искә төшереп үтәбез, керемнәр турында белешмәне эш урыныннан бирәләр. Әгәр гариза бирүче шәхси эшмәкәр икән, субсидияләргә хокукын дәлилләү өчен керем һәм чыгымнарны исәпләү китабыннан язма белешмә тапшырырга тиеш. Берничә чыганактан керем алганда, һәр эш урыныннан белешмә алу зарур.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз