Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Социаль йөрү билетлары бастырылган һәм бу көннәрдә сатуга чыгачак
Социаль йөрү билетлары бастырылган һәм бу көннәрдә сатуга чыгачак
(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ", Альбина Фәхрисламова). Республика һәм федераль ташламадан файдаланучылар һәм пенсионерлар өчен февраль аена 300 мең данә социаль айлык йөрү билеты басылган. Гражданнар февраль ае өчен акча ала башлагач, алар 27 гыйнвардан соңга калмыйча сатуга чыгарга тиеш. Социаль айлык билетларны пенсия һәм бервакытлы акча түләүләре алына торган - "Татарстан почтасы" ДУП, "Ак Барс" банкы һәм "Россия Саклык банкы" бүлекләрендә сатып алырга мөмкин.
Искә төшереп үтәбез, узган атнада Татарстан Президенты тарафыннан 2005 елның 1 февраленнән республика территориясендә республика һәм федераль ташламаларны кулланучылар һәм пенсионерлар өчен ташламалы айлык билетлар кертү турында карар кабул ителгән иде. Ташламалы билетның бәясе 200 сум, ул гадиеннән өч тапкырга арзанрак. Әлеге категория гражданнары шәһәрнең җәмәгатьчелек транспортында гыйнвар ахырына кадәр бушлай йөри ала.
Якын көннәрдә ташламалы айлык йөрү билетлары шәһәр һәм район хакимиятләренә җибәреләчәк. Социаль йөртүләрне бердән артык транспорт оешмасы гамәлгә куйганда, попечительлек советлары оештырылачак. Алар өч оператор - "Ак Барс" банкы, "Саклык банкы" һәм "Татарстан почтасы" дәүләт унитар предприятиесенә билетлар билгеләү белән шөгыльләнәчәк. Биредә ташламадан файдаланучылар һәм пенсионерлар бервакытлы акча түләүләрен алганда паспорт һәм пенсия таныклыгын күрсәтеп сатып алырга мөмкин. Билет бер айга сатып алына һәм республиканың барлык территориясендә категориягә карап, транспортта ташламалы йөрү хокукын дәлилләүче документ - пенсия таныклыгы, студент билеты, хокук саклау органнары хезмәткәре документын һ.б. - күрсәткәндә генә гамәлдә дип санала. Шул рәвешле, Әлмәттә сатып алынган айлык йөрү билеты белән Түбән Кама яки Казанда йөрергә мөмкин. 150 сумлык ташламалы йөрү билетлары студентлар һәм 120 сум бәядә укучылар өчен дә каралган. "Идел-пресс" полиграфия-нәшрият комплексы директоры Ислам Әхмәтҗанов хәбәр итүенчә, февраль аена якынча 68 мең студентлар айлык йөрү билетына заказ бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз